Үсмер укыган мәктәпнең педагогик коллективы моның өчен акча җыя башлаган.Хәзерге вакытта бала Мәскәүнең ашыгыч балалар хирургиясе үзәгендә дәвалана. Реабилитациядән соң ул өенә кайтачак, һәм укытучылар аңа фаҗига булган мунчага керү авыр булачак дип саный."Хәтта өлкән кеше дә психологик яктан моңа түзә алмый, шуңа күрә карар кабул ителде: малай кайтканчы яңа мунча төзергә", — дип сөйләде мәктәп хезмәткәрләре.Исегезгә төшерәбез, апрель башында мунчада юынучы малай янына аның апасының ире кереп, балага берничә тапкыр балта белән чапкан, аннан соң үз-үзенә кул салырга булашкан, ләкин өлгермәгән: аңын югалткан дип язган идек. Үсмерне санавиация белән башта - Уфага, ә аннары Мәскәүгә алып китәләр.Әле аның сәламәтлеге өчен башкала табиблары көрәшә.