Гаепләнүчеләр эскәмиясендә, Горбуновтан тыш, республика Прокуратурасы идарәсе начальнигының элекке урынбасары Артур Шәретдинов, Уфаның Совет районының элекке прокуроры Рамил Гарифуллин, адвокат Рәшит Сафеев, эшкуарлар Фәим Мөхитов һәм Вадим Рамазанов та бар.Генераль прокуратура мәгълүматлары буенча, Горбунов Гарифуллин, Сафеев һәм Мөхитов арадашлыгында җинаять эшләрен законсыз туктаткан һәм кузгаткан өчен, шул исәптән авыр статьялар буенча 300 меңнән 8 млн сумга кадәр ришвәт алган. Мәсәлән, прокурорның беренче урынбасары үтерүне оештыру мәддәсе буенча эшне туктату турында карар чыгара. Бер очракта ул Уфа хакимияте башлыгы урынбасарына карата коррупция эшен яба. Гомумән алганда, Горбунов 16,3 млн сум ришвәт алган, диелә хәбәрдә.Уфаның Совет районы экс-прокуроры Рамил Гарифуллин җинаять җаваплылыгына законсыз җәлеп итү һәм җинаять эшләрен туктату өчен 3,6 млн сум акча алган. Бер очракта ул бизнесмен Вадим Рамазанов белән бергә прокуратурадан коллегаларына 4 млн сум ришвәт бирергә тырышкан, дип саный тикшерү.Рамил Гарифуллин 16 ел каты режимлы колониягә һәм 25 млн сум штрафка хөкем ителде. Артур Насретдинов 20 млн сум штраф белән 8,5 елга каты режимлы колониягә озатылды. Адвокат Рәшит Сафеев 10 млн сум штраф белән - сигез ел, бизнесмен Вадим Рамазанов 8 млн сум штраф белән 5 ел каты режимлы колония алдылар, Фәим Мөхитов җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 20 млн сум штрафка тарттырылды. Бу азмы, күпме кем белә? Фото: социаль челтәрләрдән