Иртәгә бакчада эшләү хуплана. Күңелен хезмәткә биргәннәргә иртәгә һичшиксез уңыш килергә тиеш икән.2 июньдә бары тик уңай эмоцияләр белән генә яшәргә кирәк. Кемгәдер ачуланырга, ачу сакларга, үпкәләргә, моңаерга, күңел төшенкелегенә бирелергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый. Җиде яше тулмаган балаларның иртәгә чәчен кистермәү хәерле икән.Иртәгә догалар укырга, теләкләр теләргә кирәк. Чын күңелдән теләнгән теләкләр тормышка ашарга тиеш. Тәмле камыр ашлары әзерләп, якыннарыгызны сыйласагыз, бигрәк тә яхшы булыр.2 июньдә чык белән юынган кеше чир-сырхаулардан котылачак, дигән ышаныч та бар. Иртәгәге көннең иң кызыклы сынамышы — юлыгызны җирән мәче киссә, сак булыгыз. Башка юлдан китү хәерлерәк икән, имеш...Менә шулай. Фото: “photoby.ru”