- Кыска гына гомерендә тау кадәрле мирас калдырды Әхәт абый, - диде бу хакта "Башинформ" акционерлар җәмгыяте рәисе Фәнүр Ягафәров. - Ул - диктор, алып баручы, әдәби әсәрләрнең радиопостоновкаларын эшләүче, сәхнәдән төрле чаралар алып баручы бәрхәт тавышлы җитди шәхес, шул ук вакытта, "Көлә-көлә "Һәнәк" килә" тапшыруында үзенә генә хас юмор белән халыкны көлдереп уйландыручы оста да булды. Ул үзен Галимнур Бикбулатовның шәкерте итеп таныды, ә бу чарада катнашучыларның күбесе, шул исәптән үзем дә, аның укучысы булуым белән бәхетле.Чарада Әхәт Мортазин белән озак еллар бергә иҗат иткән хезмәттәшләре, укучылары, якташлары, туганнары, гаиләсе дә бар иде.- Әхәт белән 30 ел бергә эшләдек, - диде радио-телевидение дикторы, легендар Наилә Галәветдинова. - Аның эштә пөхтәлеге, һәрнәрсәне ноктасына кадәр җиренә җиткерү, ә эштән соң күпкырлы шәхес, гаҗәеп соклангыч гаилә башлыгы булуын онытырсыңмы... Аның белән бергә эшләгән еллар - ул бәхет булган.Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зи