Элегрәк Русия Федерациясе Президенты илдә «Ватанны саклаучылар» махсус дәүләт фондын булдыруны раслады, ул махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларының Кораллы Көчләре һәм хәрби формированиеләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.- Фонд филиалы кыска вакыт эчендә эшләп китсен өчен көч куйган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенгә сугышчыларны һәм аларның туганнарын шәхси озата бару өчен Башкортстанда 40 социаль координатор әзерләнгән. Ел ахырына кадәр аларның саны 180гә кадәр артачак. Нәкъ менә аларга махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклаган кешеләрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.Премьер-министр, социаль координатор - республика исеменнән җаваплылык тотучы дәүләт фондының төп хезмәткәре, дип өстәде. Аның эшенең төп кыйммәтләре - гаделлек, хөрмәт, кайгырту һәм кешеләргә игътибар.Фонд сугыш хәрәкәтләре ветераннарын дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шул исәптән Русия Федерациясендә теркәлмәгән, федераль исемлеккә кермәгән техник реабилитация чаралары (мәсәлән, югары функцияле протезлар) белән тәэмин итүне күзәтәчәк. Шулай ук медицина реабилитациясе, паллиатив ярдәм, шифаханә-курорт дәвалавы, өйдә карау, инвалидларның торак урыннарын аларның шәхси ихтыяҗларына яраклаштырырга ярдәм итү күз уңында тотыла.Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21063/