Хәзер инде беркемне дә ышандырырга кирәкми: спорт белән шөгыльләнү, сәламәт булу мөһим. Физкультура белән дус булган кешеләрнең зур казанышларга, нәтиҗәле эшкә һәм тулы шәхси тормышка көче дә, энергиясе дә җитәрлек.Шушы көннәрдә Бөренең муниципаль тест үзәге "Спартак" стадионында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын үтәүгә бәя бирде. Чара “Демография” гомумдәүләт проекты, "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында үтте.Тест аша шәһәрнең төрле уку йортларыннан һәм оешмаларыннан 60тан артык кеше үз көчен һәм мөмкинлекләрен тикшереп карады. Катнашучылар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү дисциплиналарында, спорт снаряды (граната) ыргыту буенча нормативларны үтәде.“Спартак” стадионының яңа мәйданчыгында турникта күтәрелү, идәннән этенү кебек күнекмәләр башкардылар. Эссе һава торышына карамастан, күпчелек катнашучылар ГТО билгеләре өчен сынауны уңышлы үтте. Фото: contenta.info