Якындагы өч көндә республикада җәйге җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, язның соңгы көнендә, 31 майда, Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Төнлә һава температурасы +15, +20 градус, урыны белән +10 градуска кадәр. Көндез +27, +32 градуска кадәр күтәрелә.Җәйнең беренче көнендә, 1 июньдә, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +16,+21 градус, көндез +27,+32 градус торачак.2 июньдә, алдагы көндәге кебек үк, кыска вакытлы, яшенле яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +16,+21 градус, көндез +27,+32гә кадәр, төньяк-көнбатышта +22 градус булачак.