Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Син әзерме?" "Әзер!"

Кичә татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитова белән ЗАГСка язылышырга гариза биргәннәр. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Ниһаять, без Хәмитова белән рәсми рәвештә кияү һәм кәләш. Без моңа күпме вакыт килгәнебезне беләсез. Алдан борчылдык, дулкынландык, ә бу 5-10 минутлык кына булып чыкты. Киләсең, язасың һәм сине инде ир белән хатын итеп куйдылар диярлек», – ди Винарис Ильегет. "Син әзерме?" - дип сорый ул Лилиядән. "Әзер!" - дип җавап бирә кәләш. «Ләкин рәсми рәвештә туй 12 августта булачак», – ди Винарис. Лилиянең күңелендә бураннар тынгандыр, дип ышанасы килә. Фото: социаль челтәрләрдән.