Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

ЗАГС хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашты

Форумга Уфага Русиянең барлык төбәкләреннән гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре башлыклары, Федераль салым хезмәте, илнең Юстиция министрлыгы вәкилләре килде. Конференциянең максаты - иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, шул исәптән санлы трансформация өлкәсендә, электрон хезмәтләр исемлеген киңәйтү.Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Русиянең санлы трансформация федераль рейтингының иң яхшы 10 төбәге исемлегенә керде. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика бу юнәлеш буенча илдә иң югары үсеш темпларын күрсәтте. Бер ел эчендә төбәк үз нәтиҗәсен берьюлы 33 позициягә яхшыртты.Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Уфа конференциясенә Русиянең яңа төбәкләреннән коллегалар килгән. Республика Башлыгы аларга уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа уңышлар теләде.- Донецк Халык Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан, Запорожье өлкәсеннән килүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. - Сезне сәламлибез һәм туган җирегезгә, Русия Федерациясенең хокукый системасына рәхим итегез!Радий Хәбиров махсус хәрби операция вакытында төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.- Дүрт төбәккә рәхмәт белдерәсем килә. Узган елның көзендә без бергәләп илебез өчен авыр, кирәкле һәм мөһим өлешчә мобилизация бурычын үтәдек, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстанда зур мобилизация ресурсы барлыкка килде. Без егетләребезне Свердловск, Пенза һәм Самара өлкәләренә, Татарстанга хәрби әзерлеккә җибәрдек. Бездән тагын бер тапкыр рәхмәт, хөрмәт сүзләрен кабул итегез.Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы ЗАГС вәкилләренә Рәхмәт хатларын тапшырды.