Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Борылып карасам... бер ир..."

Ул шушы көннәрдә хатыны белән Төркиядә ял итә.Алар өч көнгә килгән. Ял вакытында Тямаев отельдәге хамамга кереп, шаккатып чыккан.«Гомеремдә бер кердем, хамам, полный ни алдым инде үземчә: массаж инде, туда-сюда инде…. Юындырды, массаж ясады, мәш китерде малай. Без бит мондый әйберләр күрмәгән, җәмәгать. 10 доллар өстәп биргән идем, рәхмәт әйтеп, алып кереп, тагын массаж ясады. Ике чиләк өстемә лишний су сипте, мәш китерде», – ди Фирдүс.Аннары Тямай массаж ясарга тиешле яшь кызны көтә.«Бер кыз алып кереп китте, яшь кыз, яттым. Минәйтәм, Аллаһка шөкер, дип инде, шатланып. Артым белән яттым да, массаж ясарга тотынды. Бәтәч, борылып карасам, бу мужик ясап ята икән», – ди Фирдүс.Соңрак, Тямаев СПА-үзәк хезмәткәрләреннән, бөтен белгән инглизчә-урысча-татарчасын кушып, чәй сорый. Тырыша торгач, «кәһвә, шикәр» сүзләреннән аны төрек егетләре аңлап ала. Бераз гына шикәр салып, чәй ясап бирергә өметләндерәләр.«Инде шул кадәр акча түләгәч, бер генә чынаяк чәй эчер инде. Иии, туганкайларым, иии… Мин кая барсам, шунда приключение инде. Кортлы бит мииин», – дип үзен "мактап " та ала артист. Фото: intertat.tatar