Чишмә районында фаҗигале һәлак булган танылган блогер, 3 бала әнисе Диана Сәфәрованың ятим балаларына ничек булса да ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Чөнки бу балалар әниләренең социаль челтәрдәге сәхифисе аша Интернеттан файдаланучылар алдында үсте, дияргә була.Аларга ярдәмне беркем дә оештырмады, ә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күбәеп киткәч, якыннары балаларга счет ачты. Ул Диана истәлегенә багышланган фан-аккаунтта билгеле булды. Әмма бу барысына да ошамады, бу хакта түбәндәгеләрне язучылар булды:«Әйләнә-тирәдә «кругом» ятимнәр, чынлап торып ярдәмгә мохтаҗ балалар күп! Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмый, чөнки аларның «раскрученная страничка»лары да, Интернетка чыгу мөмкинлекләре дә юк!»;«Нигә ул балаларга дип акча җыясыз, оят түгелмени?! Бирәсе кеше сорамасагыз да бирә бит. Эльмира Сөләйманова (җырчы – авт.) да үлеп китте, 2 баласы калды. Нигә алар шулай сорамый? Артык «наглеть» итәсез», – дигәннәр.Әлеге гаепләүләргә бу төркемдә болай дип җавап биргәннәр: «Тагын бер тапкыр кабатлыйм: бу акча җыю түгел, бу – хәер бирү, ярдәм. Диана һәм аның балаларын бик күпләр ярата иде һәм, сәдака бирү өчен реквизитларны сорап, көн дә язалар. Сезнең балаларыгызга шул яшьтә мондый хәсрәтне күрү язмасын берүк. Болай дип язган кешеләргә әлеге төркемдә урын юк, шунда ук «блок»ка китәләр. Игелеклерәк булыгыз һәм бумеранг барлыгын онытмагыз», – дип язганнар.«Без, мәсәлән, Диананың балаларына акча күчерер өчен үзебез реквизитлар сорадык»;«Бер пенсия белән инвалид бабай гына ничек үстерсеннәр инде балаларны?! Язар алдыннан уйланыгыз әзрәк. Балаларга Аллаһ болай да зур сынау бирде...»;«Шулай дип буш кешеләр генә яза ала»;«Исән чагында Диана үзе бик булыша иде кешеләргә. Димәк, без аның балаларына булышачакбыз»;«Кирәк дип тапмасаң – акча күчермә. Ләкин нигә шулай язып ятарга?»;«Ятим балалар белән булашып яталар. Коточкыч. Гөнаһ»;«Эльмира Сөләйманованың якыннарын эзләп тап та хәер бир соң. Беркем дә тыймый бит»;«Дөрес, ятимнәр күп. Сәламәт булмаганнары, чирлеләре дә. Диана үзе дә андыйларга күп булышты. Ишетеп-белгәннәренә булса да булдыра алганча ярдәм итәргә иде» кебек комментарийлар аек акыллы кешеләр күбрәк икән дигән ышаныч бирә.