Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә узган Хөкүмәт киңәшмәсендә Русия һәм Белоруссиянең Х форумына әзерлек турында сөйләде. 26-28 июньдә Башкортстанда ике илнең төбәкләре хезмәттәшлегенә йомгак ясалачак. Чараларда Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Милли җыелышының Республика советы җитәкчесе Наталья Кочанова катнашачаклар.Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. Бу атнада күчмә бригадалар Кырмыскалы, Борай, Тәтешле, Ишембай, Дуван, Мәчетле, Туймазы һәм Әбҗәлил районнарында эшли. Бу хакта сәламәтлек саклау министры урынбасары Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Быел 17 апрельдән 2 июньгә кадәр табиблар 51 952 кешене тикшергән. Нәтиҗәдә, шикәр чире, туберкулез һәм яман шеш авыруларына 1300дән артык шик ачыкланган. Чарада Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы эшенә кагылышлы берничә йөкләмә бирде. Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, СВОда катнашучылар һәм аларның якыннары кирәкле ярдәм күләмен алырга тиеш. Республика Б