Җәйге вакытта, бигрәк тә шәһәрләрдә, балалар травматизмы һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе – тәрәзәдән егылу.Балалар табигый кызыксынулары аркасында еш кына бәлагә тарый. Ел саен биеклектән егылып бик күп балалар үлә. Шушы көннәрдә Уфаның Инорс бистәсендә ике яшьлек баланың тәрәзә төбендә уйнавы фаҗига белән тәмамланды.Баланы ничек сакларга?Өйдә кечкенә балалар булса, тәрәзәләрне ачык калдырмагыз, чөнки игътибарны бер секундка читкә юнәлтү җитә, ул бала гомеренең соңгы мизгеле булырга яки аны мәңгегә гарипләндерергә мөмкин.Москит челтәрләрен кулланмагыз – балалар аларга таяна, ышанычлы терәк итеп кабул итә, ә аннары егылып төшә.Баланы тәрәзәләр һәм пыяла ишекләр янында ялгызын гына калдырмагыз.Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм егылып төшмәсен өчен йорт җиһазларын тәрәзә янында куймагыз.Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.Балкон яки бүлмә ишекләре пыялалы булганда, алар янына әйберләр өймәгез, чөнки бала абынырга һәм үзенә җәрәхәтләр