2018 елда ук Уфада БДМУ клиникасында Идел буе федераль округында беренче югары технологияле робот-ассистент da Vinci Si барлыкка килгән иде. Ә 2022 елда дүртенче буын da Vinci Xi системасы урнаштырылды. Илдә мондый мөмкинлекләргә ия булган дүрт үзәк кенә бар.Робот ярдәмендә табиблар урология, гинекология, кардиохирургия, абдоминаль һәм колоректаль хирургиядә иң катлаулы операцияләрне үткәрәләр. 2022 елда Русиядә ясалма интеллект кулланып, 500 меңнән артык диагностик тикшеренү үткәрелгән. Бу хакта «Офтальмогеронтология: проблемаларны инновацион хәл итү» форумында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.Министр шулай ук бүген медицинада технологик тәртип үзгәрү вакыты, дип өстәде. Бу берничә төп нәрсәдән тора: синтетик биология һәм күзәнәк технологияләре өлкәсендә эшләнмәләр, медицина техникасы, регенератив медицина, ясалма интеллект кертү. Медицинада заманча тенденцияләр турында — безнең карточкаларда.