"Башсувенир.рф" махсуслаштырылган сайты презентациясе Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль әһәмияттәге товарлар сәнәгатен үстерү департаментының бүлек начальнигы Мария Козлова катнашлыгында Башкортстанда халык кәсебен үстерү перспективалары темасына "түгәрәк өстәл" вакытында узды.- Русиядә 60тан артык төбәктә 350гә якын халык кәсебе предприятиесе эшли. 2018 елдан башлап без бу предприятиеләргә 2,45 млрд сумлык субсидияләр бирдек. Бу өлкәдә эшләүче кешеләргә ярдәм итү (ә алар 30 меңнән артык), шулай ук Русия мәдәниятенең мөһим аспектларының берсен популярлаштыру өчен 2022 елда Президент аерым бәйрәм оештырды, без аны 18 июньдә билгеләп үтәчәкбез, — дип сөйләде Мария Козлова.Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Башкортстан сувенир продукциясе интернет-кибетендә беренче сатып алучы булды.Шулай ук, Александр Шельдяев «Башкортстан Республикасының атказанган халык кәсебе остасы» дигән мактаулы исем булдырылуын игълан итте.Фото: Башкортстан Хөкүмәте