Бу хәл 28 майда көндез Богородск шәһәрендә була. 26 яшьлек хатын ихатада бәйләнгән этләрен ашатырга чыккан. Көтмәгәндә хайван хуҗасына ташланган. Алынган яралардан хатын ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Урындагы матбугат чаралары язганча, сүз — стаффордшир бультерьеры турында бара. Хатынның ире эткә аткан, ләкин соң булган инде. Шулай ук хатынның балалар бакчасында тәрбияче булып эшләве билгеле. Билгеле булганча, көчекне гаилә өч ай элек алган була, моңа кадәр ул имин булмаган хуҗаларда яшәгән, әмма әлегә кадәр бер тапкыр да агрессия күрсәтмәгән. Үлгән хатынның ике кечкенә баласы калган. Тикшерү комитеты вакыйга очрагы буенча тикшерү үткәрә.Фото: sobakevi4.ru