- Республикада инвалидлыгы булган 227 меңнән артык граждан яши. Инвалид балалар саны 19 мең кешегә якын. 48 мең гаилә торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә тора. Мондый категория гражданнар һәм аларның гаиләләре шулай ук индивидуаль торак төзелеше, ярдәмче хуҗалык һәм бакчачылык өчен җир кишәрлекләрен беренче чиратта алуга хокуклы, - дип сөйләде Андрей Назаров.Элегрәк төбәктә беренче чираттагы хокукы булган гражданнарга җир бирү механизмы булмаган. Ачык алгоритм, аңлаешлы һәм максималь үтә күренмәле тәртип таләп ителде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская шундый ук төбәк тәҗрибәләренә мониторинг ясау турында сөйләде. Нигез итеп, аерым алганда, Новгород өлкәсе тәҗрибәсе алынды. Анда гамәлдә булган тәртипнең төп аермасы: гаризаны теркәү датасыннан бирү турында карар 30 көн тәшкил итә, шул ук вакытта Башкортстан тәртибе бары тик 20 көн генә каралган.Җир кишәрлеген алу өчен гражданнарга электрон формада Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына мөрәҗәгать итәргә, йә почта аша җир кишәрлеген арендага бирү яисә мондый бирүне алдан килештерү турында, паспорт күчермәсен өстәп, гариза җибәрергә кирәк. Мөрәҗәгать итүчеләр инвалидлыкны һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны раслый торган документларны кушымта итеп куярга хокуклы. Нинди дә булса документ булмаган очракта, Җир һәм милек министрлыгы аларны ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән сораячак.Фото: pravitelstvorb.ru