Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган. Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә күчәчәк. Әгерҗе районындагы Социаль фондының клиент хезмәте бүлекчәсе исегезгә төшерә, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук
Татарстанда яшәүче 4,5 мең гаилә ана капиталыннан айлык түләү ала
30 мая 202330 мая 2023
1 мин