Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итү физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.- 2019 елдан республикада талантлы спортчыларны, шулай ук аларның тренерларын сайлап алу һәм аларга ярдәм итү системасы формалаштырылган. Без бу эшне камилләштерүне дәвам итәбез, ул инде уңай эффект күрсәтә. Спорт нәтиҗәләре өчен ел саен спортчыларга һәм аларның тренерларына матди бүләкләр, шулай ук 18 яшькә кадәр спортчыларга стипендияләр түләнә. Мондый финанс ярдәме чаралары комплексын гамәлгә ашыру өчен агымдагы елга республика бюджетында 150 млн сумнан артык акча каралган, – диде Премьер-министр.Иң яхшы спортчыларны, тренер-укытучыларны, физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иң яхшы спорт федерацияләрен һәм муниципаль берәмлекләрне бүләкләү максатында Спорт министрлыгы тарафыннан Башкортстан Хөкүмәтенең "Республика спорт премиясе" проекты эшләнде.Проектны гамәлгә ашыру механизм