Иртәнге сәгать 5тә Мәскәүнең Атласов урамындагы күпкатлы йортта шартлау турында хәбәр ителә, моңа сәбәпче БПЛА (пилотсыз очкыч аппарат) булырга мөмкин, дип төгәлләнә. Шартлау вакытында фатирда өч кеше була — ике өлкән кеше һәм биш яшьлек бала, алар үзләре өйдән чыгып китәләр. Урында пилотсыз аппарат кисәкләренә охшаган җимерекләр табылган. Территория чолгап алынган, ашыгыч хезмәтләр эшли. Тагын бер пилотсыз аппарат Мәскәүнең Профсоюз урамындагы күпкатлы йортка килеп бәрелә. Йортта яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Снаряд 16нчы каттагы фатирга пилотсыз аппарат өлеше белән бергә очып керә һәм, бәхеткә, шартламый. Мондый заряд ярты метр калынлыктагы тимер-бетон плитәләрне тишәргә сәсләтле. Шулай ук тагын бер пилотсыз аппаратны Мәскәү янындагы Писково авылы өстендә күктә күреп алалар. Моннан тыш, шартлаулар турында Красногорск һәм Одинцово халкы хәбәр итә. Аларның сүзләренчә, Красногорск күгендә төтен күренә, йортларда тәрәзәләр селкенеп тора. Мәскәү өлкәсендә барлыгы өч БПЛА турында хәбәр итәләр. Берсе — Фуньково авылы өстендә, икенчесе — Кезьмино авылы өстендә, өченчесе — Ромашково авылы өстендә. 7: 18 сәгатьтә Мәскәүнең Рублево бистәсендә шартлаулар турында хәбәр ителә. Шаһитлар әйтүенчә, алар ким дигәндә җиде булган. Бу хәлгә Мәскәү мэры Сергей Собянин аңлатма бирде. Аның сүзләрен РИА Новости һәм Telegram-канал Mash китерә: "Бүген иртә белән БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә берничә бинада кечкенә зыян булды. Шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре һәлакәт урыннарында тора. Алар вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар. Хәзерге вакытта беркем дә җитди зыян күрмәгән. Сездән рәсми чыганакларга гына ышануыгызны һәм тикшерелмәгән мәгълүматны таратмавыгызны сорыйм”. Фото: “bangkokbook.ru”