Хисчән иде, хисләрен яшерә белми иде. Бу хакта аның турындагы "Онытылыр, димә..." китабында үз сүзләре китерелгән."Тол вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә. Яраткан эшем сәхнәм иде. Гаиләм – таянычым, пар канатым бар иде. Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көндә челпәрәмә килде. Бер мизгелдә ялгыз калдым. Юл чатында. Бу - иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңынчы дус булып йөргән хезмәттәшләремнең дә.Холкым белән мин шундый кеше – авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм. Өйдән берни алмыйча, өстемә кигән кием белән, кызым Алияне җитәкләдем дә Мәскәүгә чыгып киттем. Ул чакта күземә ак-кара күренмәде. Үзешчән композитор, мәрхүм Фирдәвис абый Вафинны бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Ул һәм Мәскәүдәге апам ярдәм кулы суздылар. Ә Алиям яшәргә көч бирде.Гастрольгә киткәндә Алияне кайчак үзем белән алдым, кайчак Мәскәүдә танышларда калдырдым. Башкортстанга гастрольләргә кайткан вакытта Алияне туган авылы