Кызыл балчыктан һәм таштан, шулай ук агачтан, киез һәм күн кулланып югары зәвык белән ясалган әйберләрнең матурлыгыннан, чын мәгънәсендә, күзләр камаша. Кәсепчеләр фестивалендә катнашучылар арасында Башкортстан төбәкләреннән, атап әйткәндә, Дәүләкән, Уфа шәһәрләреннән, Урал аръгыннан килгән осталар бар иде. Русия дәрәҗәсендәге мәртәбәле чарада Караидел районы вәкиле Илгиз Хөснуллин да чыгыш ясады. Ярминкә-күргәзмәдә ул абыйсы Диаз белән берлектә җитештерелгән күн эшләнмәләр тәкъдим итте. Караидел малтабарлары товарларының ассортименты шактый киң, алар арасында өстенлекне исә күннән бизәп ясалган бил каешлары, сумкалар, моннан тыш, портмоне кебек кирәк-яраклар алып тора. - Алар барысы да кулдан ясалган, чимал исә - Италиядән, Кытайдан кайтарылган югары сыйфатлы күн. Бер бил каешын эшләү өчен генә дә атнага якын вакыт китә. Аннары аны матур итеп бизәргә дә кирәк. Әмма вакыт белән исәпләшмибез, чөнки һәр әйберне махсус заказ буенча ясыйбыз, - ди Илгиз Хөснуллин. Моңарчы Караидел кәсепчеләре өчен сәүдә мәйданчыгы булып Пермь, Чиләбе, Екатеринбург тарафлары торса, хәзер исә алар Урал аръягын да яуламакчы. Бу яктан караганда, Сибайда оештырылган форум осталарының өмете аклануына ышаныч бар, чөнки товарга сорауның зур гына булуы ачыкланган. Ике югары белемгә ия булган, һөнәре буенча укытучы һәм геолог Илгиз Хөснуллин шәхси малтабарлыкка ике ел элек кенә килә. Шуңа да карамастан, башлаган шөгыленнән аерылырга уйламый да, чөнки аның оста кулларында өмет бар. Фото: Автор.
Караидел каешлары “Урал аръягы-2023” Бөтенрусия форумында киң танылу алды
30 мая 202330 мая 2023
1 мин