Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Нәтиҗәләр – саллы, бурычлар тагы да югарырак!

Һәр елдагыча чараның программасы бай булды. 26 майда сабантуй кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Хәкимов клубы” утырышында катнашты. Дискуссиянең модераторы Русия Чит ил эшләре министрлыгының Махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров булды.“Хәкимов клубы” танылган дипломат Кәрим Хәкимов хөрмәтенә аталган. Ул Башкортстанда туып үскән. Гарәп илләрендә совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле була һәм гарәп-фарсы дөньясы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә. Радий Хәбиров утырышта катнашучыларны сәламләде һәм аны Башкортстанда, Кәрим Хәкимовның туган җирендә уздырырга карар иткән өчен рәхмәт белдерде. – Якташыбызны халыкара берлектә бик хөрмәт иттеләр. Ул, чыннан да, безнең илнең бөек дипломатлары исәбенә керә. Кәрим Хәкимовның язмышы фаҗигале була. Ул репрессияләнә һәм атып үтерелә. Аның кайда җирләнгәнен белмибез. Шуңа күрә безнең өчен Кәрим Хәкимов белән бәйле барлык нәрсәләрне бүген яңадан тергезү мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. Арытаба Радий Хәбиров 1961 елда салынган һәм яңартуга мохтаҗ булган Мәҗит Гафури исемендәге паркны төзекләндерү барышы белән танышты. Өч ел эчендә территория яшелләндерелгән, җәяүлеләр юллары ремонтланган, этләрне йөртү зонасы җиһазландырылган, яктырту балалар мәйданчыгы һәм видеокүзәтү системасы монтажланган.Паркның төньяк өлешендә эскәмияләр, атынгычлар һәм лаунж-зона урнаштырылган. Моннан тыш, биредә спорт коворкингы һәм скейт-мәйданчык булдырылган. Территориядә ясалма буа барлыкка килгән. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, яңартылган парк сизелерлек үзгәргән һәм халыкны җәлеп итү урынына әверелгән.Шулай ук, сабантуй мәйданчыгы кысаларында Радий Хәбиров республика Үсеш корпорациясенең яңа офисында – Урал аръягын үстерү буенча дирекциядә булды. Аның төп бурычлары – инвесторларны җәлеп итү, проектларны озата бару һәм 2030 елга кадәр Урал аръягының социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итү. Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов хәбәр итүенчә, офис белгечләре даими нигездә инвесторлар, бизнес-шерифлар һәм урындагы предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәчәк. Урал аръягының социаль-икътисади үсеш стратегиясе 175 миллиард сумнан артык проектлар һәм чараларны үз эченә ала.Арытаба Радий Хәбиров Кытайның бизнесны үстерү буенча халыкара үзәге генеральный директоры Ли Яньцзюнь белән очрашты.Яклар эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты. Башкортстан Башлыгы Ли әфәндегә форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Кытайның төбәкнең төп партнеры булуын билгеләп үтте. – Товар әйләнеше зур булуга карамастан, бездә Кытай икътисады белән тирән интеграция элемтәләре юк. Кытай бизнесына Башкортстанда иң яхшы инвестиция шартлары бирергә әзербез. Безнең нәкъ менә сезнең белән эшләргә потенциалыбыз һәм теләгебез бар, – диде республика җитәкчесе. – Без теләсә кайсы өлкәдә – авыл хуҗалыгында, файдалы казылмалар чыгаруда, машина төзүдә шартлар булдырырга әзер. Кытайның “Zoomlion” компаниясе белән сөйләшүләр алып барабыз инде.Кытайның бизнесны үстерү буенча халыкара үзәге генеральный директоры Ли Яньцзюнь Русиядән табигый газ, шулай ук, химия сәнәгате продукциясен алу белән кызыксынуын белдерде. Радий Хәбиров Урал аръягы V Бө­тенрусия инвестиция сабантуеның пленар утырышында да катнашты. Фикер алышу темасы – “Глобаль үзгәрешләр чорында үсешнең яңа мөмкинлекләре”. Форум ил­нең 14 төбәгеннән һәм сигез чит илдән 3,5 мең катнашучыны җыйды. Утырышта чыгыш ясап, төбәк Башлыгы санкция басымы шартларында икътисад­ның тотрыклы үсеш алуын билгеләп үтте һәм инвести­цияләр җәлеп итүдәге бурычларны билгеләде. Юнәлешләрнең берсе – яңа проектларга ярдәм итү өчен закон базасын модер-низацияләү. Аерым алганда, проектларга өстенлекле статусы һәм салым префе­ренцияләре бирү өчен инвестицияләр күләме буенча таләпләрне киметү планлаштырыла. – Без бизнеска нәрсә комачаулавын, инвестицияләрне тоткарлаганын җен­тек­­ле анализладык. Нәтиҗәдә, инвестиция законнары шактый яңартылды, – дип белдерде Радий Хәбиров. – Мин республика Хөкүмәтенә 2023 елның 1 июленнән инвестиция законнарының яңа, иркенрәк чаралары эшли башласын өчен йөкләмә бирдем инде. Бу – өстенлекле инвестиция проекты статусын һәм инвестиция эшчән­леге өчен җир алуның гадиләштерелгән ысулы.Республика яңа инвестицияләр җәлеп итүнең югары потенциалына ия. Дүрт ел рәттән төбәк икътисадына кер­темнәр күләме арта. 2022 ел нәти­җәләре буенча ул 512,4 миллиард сумга җиткән. – Бу – бик җитди адым. Әмма без юга­рырак күрсәткечкә – республика икътисадына елына 1 триллион сумга кадәр җәлеп итәргә омтылырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.Пленар утырышта Радий Хәбиров киләчәктә республиканың визит карточ­каларының берсе булачак уникаль проектны тормышка ашыру турын­да сөйлә-де. Төбәк территориясендә Белорус зубрлары популяциясен үрчетү турында сүз бара. Арытаба Радий Хәбиров, Русия Чит ил эшләре министрлыгының Махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Урал аръягы” V Бөтенрусия инвестиция сабантуе­ның символик плитәсен салуда катнаштылар. Радий Хәбиров форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук Урал аръягы үсе­шенә өлеш керткән өчен дәүләт бүләк­ләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Ирәндек моңдары” төбәкара конкурсының Гран-при иясе, Сибайда яшәүче Нух Котыев та бар. Республика Башлыгы аңа “Лада Гранта” җиңел автомобиле ачкыч­ларын тапшырды. Шулай ук, Радий Хәбиров журналистлар белән сөйләшүдә төбәкнең инвестиция законнарын реформалау турында сөйләде. Инвесторлар белән эшләүнең яңа стратегиясе нәрсәдән гыйбарәт булачак, дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде: – Бездә үзгәрешләр структурасы бар, алар инде кәгазьдә язылган. Асылы бюрократик процедураларны гадиләш­терүдә. Мәсәлән, безгә инвестор килеп: “Мин завод төзергә, өстенлекле проект статусын һәм җирне сатулашусыз арендага алырга телим”, – ди. Ярдәмнең төп өлеше – яхшы шартларда, кагыйдә буларак, сатулашусыз, тиз генә җир бүлеп бирү. Бу сорауларны без элек ел дәвамында хәл итә идек. Мин вакытны, мөрәҗәгать иткәннән соң 41 көнгә кадәр киметү бурычын куйдым. Моның өчен берничә норматив-хокукый актны актуальләштерергә кирәк. 1 июльдә Хөкүмәт яңартылган инвестиция законна­рының тулы пакетын тәкъдим итәр, дип өметләнәм.27 майда Әбҗәлил районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабан­туеның бәйрәм чараларында катнашты. Алар төбәктә язгы кыр эшлә­ренең тәмам­лануын билгеләүче беренче сабантуй форматында узды. Республика җитәкчесе сабантуй мәйданчыклары эше белән танышты. 12 районнан милли ихаталар тәкъдим иткән Башкортстан халыкларының көнкүреш әйберләре, кием-салым һәм җиһазлар, милли аш-су экспозиция­ләрен карады. Традицион һөнәрчелек һәм халык кәсепләре осталары тематик аллеяда җыелды, анда тимер, агач, тире һәм тукымадан продукция ясадылар. Сабан­туйның спорт зонасында волейбол һәм футбол матчлары, җиңел атлетика, армрестлинг, җәядән ук ату һәм сөңге ыргыту буенча ярышлар оештырылды.Радий Хәбиров, шулай ук, “Сугышчан туганлык” Гомумрусия ветераннар иҗти-магый оешмасының район бүлек­чәсе тирмәсендә булды. Биредә төрле чорлардагы кораллы конфликтларда Әбҗә­лил районыннан булган сугыш­чы­ларның батырлыгы турында мәгъ­лүмати стендлар урнаштырылган. Башкортстан Башлыгы сугыш кырында батырларча һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алды. – Без сугышчыларыбызны истә тотарга, аларның әти-әниләре турында кайгыртырга тиеш. Бүген мин якташыбыз, Русия Герое Тамерлан Илһамов­ның әнисе белән аралаштым, – диде Радий Хәбиров. – Килеп туган барлык сорауларны да хәл итәчәкбез. Бу – районнар башлыклары алдына куйган иң мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларның гаилә­ләренә ярдәм итү. Сабантуйның үзәк мәйданчыгында Радий Хәбиров бәйрәмне ачуда катнашты. Төбәк җитәкчесе Урал аръягында яшәү­челәрне чәчү кампаниясе тәмамлану бе­лән котлады.Бәйрәм программасын 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Әбҗәлил районында туган Советлар Союзы Герое Таһир Кусимовка багышланган театрлаштырылган тамаша дәвам итте. Бәйрәмдә вокал, фольклор һәм бию ансамбльләре, үзешчән коллективлар чыгыш ясады.Радий Хәбиров һәм хөрмәтле кунаклар шулай ук ат чабышларын һәм милли көрәшне карады. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Башкортстанда инде берничә ел аек са­бантуйлар үткәрү традициясен үсте­рәләр. – Бүген Урал аръягын берләштерүче сабантуй уза. Барысының да кәефе яхшы. Биредә чыгышлар күп, балалар үзләренең осталыгын күрсәтә. Бу бик мөһим, мондый бәйрәмнәрнең югары мәдәнилек белән үтүе сөендерә. Без халык белән мондый чаралар вакытында алкоголь сатмаячагыбыз турында килештек. Кешеләрнең бу традицияне сак­ла­ган­нары өчен рәхмәт. Барыгызга да бәхет һәм уңышлар телим, – диде Радий Хәбиров. Гомумән алганда, “Урал аръягы-2023” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда 172,5 миллиард сумлык 32 килешү имзаланган. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. – Сабантуйда инвестицион эшчәнлек тәҗрибәсе һәм инвестицияләр җәлеп итү, уңайлы бизнес-мохит формалаштыру ысуллары турында фикер алыштык, экология, туризм һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру темалары да читтә калмады. Кунакларга республикабызның мәдәни һәм гастрономик традицияләрен күрсәттек. Шулай итеп, форум мәйданчыгында 172,5 миллиард сумлык 32 килешү имзаланды, – диде ул.Ример НАСРЕТДИНОВ,Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.