Җайдак аттан егылып төште. Хәбәр итүләренчә, егет җитди җәрәхәтләр алмаган. Бу хакта ул Әбҗәлил районы башлыгының беренче урынбасары Руслан Хәлилов белән әңгәмәдә сөйләде.Егетнең исеме Илдар. Ул «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуенда «Ылак» милли ат спорты уенында катнаша. Кагыйдәләр буенча, ике командада катнашучылар кәҗәне җирдән күтәреп, финишка җиткерергә тиеш. Әмма чабыш вакытында ат Илдарны селтәп очыра. Җайдакның коточкыч егылу мизгеле видеога эләгә.Илдар «Ылак»ның җәрәхәт алу ягыннан куркыныч ярыш булуын аңлатты, аны чын ир-атлар уены дип атады. Экипировка аркасында ул җитди зыян күрмәгән. Кулы гына нык җәрәхәтләнгән."Уен вакытында без Баймактан булган егет белән икебез дә кәҗәгә таба сузылганда ул егылып төште, ә мине ат алга сөйрәп алып китте, — диде җайдак. - Барысы да страховкаланган, экипировка бар, гәүдәм тездән югарырак хоккей калканы белән капланган иде. Шуңа күрә мин исән, җәрәхәтләрсез калдым, бары тик берничә тырналган урын гына бар".Ул уенның ансыз дәвам итүен өстәде. Конкурста Илдар командасы җиңгән. Фото: "Ufa1.ru"