Фестиваль Совет мәйданында старт алды һәм 140тан артык нәшрият, китап кибетләре, хосусый букинистлар, язучылар, сәнгать белгечләрен һәм Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән – Беларусьтан, Казахстаннан һәм Кыргызстаннан иҗтимагый эшлеклеләрне җыйды. Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” беренче Халыкара китап ярминкәсенең хөрмәтле кунаклары – Русиянең Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, илнең Китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев һәм Белоруссия Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах белән очрашты.Көн тәртибендә китап индустриясен үстерү, классик һәм заманча әдәбиятны популярлаштыру, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре каралды. – Сезне Башкортстанда күрүебезгә бик шатмын. “Китап-байрам” ярминкәсенә чакыруыбызны кабул иткәнегез өчен рәхмәт. Без Русия өчен, барыбыз өчен дә яхшы эш эшлибез дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров. – Безнең фестиваль идеясе Мәскәү Халыкара китап күргәзмәсе проектын тикшерү барышында туды. Без бу форматны киңәйтергә булдык. Проектны хуплаган республикабыз Язучылар берлегенә рәхмәт белдерәм. Русиянең Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов “Китап-байрам” ярминкәсенең әһәмиятен югары бәяләде.– Бу уникаль күргәзмә – Русиянең барлык төбәкләре өчен китапка мөнәсәбәт формалаштыруның ачык мисалы. Республика җитәкчелегенә, Башкортстанның Язучылар берлегенә мондый чараны оештырган өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Без Башкортстан белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тырышабыз. Сез язучылар белән төзегән мөнәсәбәтләр иҗади аудитория өчен бик мөһим.Николай Иванов шулай ук республикада 2023 елның ноябренә планлаштырылган Русия Язучылар берлегенең күчмә пленумын үткәрү башлангычы белән чыгыш ясады. Радий Хәбиров мондый чараны оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Чаралар бер үк вакытта берничә мәйданчыкта оештырылды. “Китап-байрам” республикада беренче тапкыр Язучылар берлеге башлангычы һәм Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт ярдәме белән оештырылды.Төбәк җитәкчесе башта күргәзмә экспозицияләрне, стендларны, тирмәләрне карады. Ул Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды, Башкортстанның чигелгән картасы белән танышты. Һәркем үз тирмәсендә республика Башлыгын үзенең матбугат чаралары, китаплары, иҗаты, эшләре белән таныштырып калырга ашыкты, бүләкләрен тапшырды, истәлеккә фотога төште.Ярминкә тантаналы шартларда Уфаның Совет мәйданында ачылды. — Дөресен әйтәм, мин бүген бик дулкынланам. Бу чараны оештырганда килеп чыгармы, юкмы, кешеләр килерме, кызык булырмы, дип уйладык. Ә бүген һәр елны майның соңгы атнасында Уфада “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсе узачагын игълан итәбез. Безне хуплаган һәркемгә: Русиянең Язучылар берлеге рәисе Николай Ивановка һәм барлык дусларыбызга рәхмәт сүзләрен бик теләп әйтәм. Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстаннан килгән делегацияләргә, китап нәшриятларына — аерым рәхмәт сүзләрем. Безнең форум, чыннан да, халыкара булды. Һәрвакыт үз алдыңа югары максатлар куярга кирәк. Минемчә, Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы, – диде Башкортстан Башлыгы, бәйрәм кунакларын сәламләп. Нәкъ менә китап ярминкәсе ачылган көнне Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанга уникаль тарихи китапның кайтуы мөһим вакыйга булды, аның оригиналы 100 ел элек Уфада булган инде. Бу – Госманның Изге Коръәненең кулъязма күчермәсе, Ташкентта Коръән музеенда сакланган шул ук китапның бердәнбер алтын күчермәсе.— Минем өчен Коръән тапшыру – ул төп вакыйга. Чын Изге кулъязма тарихи рәвештә Үзбәкстанда сакланган. Төркестандагы сугыш хәрәкәтләре вакытында аны Санкт-Петербургка җибәрәләр, шуннан соң Мөселманнар җыелышы үтенече буенча ул 1918 елдан 1923 елга кадәр Уфада саклана. Аннары Үзбәкстан үтенече буенча без бу китапны Ташкентка җибәрдек. Ул бер генә данәдә ясалган һәм алтын белән язылган. Аны бөтен дөньяга танылган каллиграфия остасы һәм Изге язманы белүче Хәбибулла Солиев ясаган. Аңа бик зур рәхмәт. Шуңа күрә шәхсән минем өчен бу безнең китап ярминкәсендә иң мөһим вакыйга, – диде Радий Хәбиров. Чарада, шулай ук, Русия Президенты ярдәмчесе, Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский, Русиянең Язучылар берлеге идарәсе рәисе, язучы һәм публицист Николай Иванов, Русия Китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Беларусь Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Елена Стельмах, Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин; Башкортстанның республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин катнаштылар.“Китап-байрам” Халыкара ярминкәсе кысаларында Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында үткән “түгәрәк өстәл”дә нәшер итүдә интеграция проблемалары, иң яхшы проектларны популярлаштыру, китап сату эше, китапханәләр роле турында җитди сөйләшү булды. Чара мөһим килешүләргә кул куюдан башланды. Китап бәйрәме кысаларында Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин ярдәмендәЗ. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты белән “Беларусь” нәшрияты, шулай ук Башкортстан һәм Беларусь Язучылар берлекләре арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты “Беларусь”, “Таглим” (Кыргызстан Республикасы) һәм “Алтын цака” (Казахстан) нәшриятлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Шулай ук хезмәттәшлек турында үз ниятләрен Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм Белоруссия Язучылар берлеге вәкиле имзалар белән ныгыттылар. Килешү әдәби басмалар, китаплар, журналлар белән алмашуны, ике республика делегацияләренең сәфәрләрен һәм әдәби туризм өлкәсендә уртак маршрутлар оештыруны күздә тота. Казан кунагы, “Татарстан китап нәшрияты”ның генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин Уфадагы китап ярминкәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Үзенең чыгышында ул аудиокитаплар чыгару проектын булдыру турында сөйләде, Казанда әдәби кафе һәм әдәби ресторанның уңышлы эшләвен билгеләде һәм башка мәсьәләләргә тукталды.Чарада, шулай ук, Ижевск, Сыктывкар, Екатеринбург, Махачкала һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. 28 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсен ябу тантанасында катнашты.Ул ярминкәнең тематик мәйданчыкларында булды һәм фестивальнең эшенә йомгак ясады. Аларның иң мөһиме – “Китап-байрам” үзенең кирәклеген исбатлады һәм даими үткәреләчәк.– Форум ел саен узачак дигән карар кабул иттек. Бу бәйрәмне ябып, сезне киләсе елның май ахырында фестивальгә чакырам. Ул тагын да яктырак булачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, шундый мәдәни-мәгълүмат чаралары нәтиҗәсендә Совет мәйданы Уфа халкын һәм кунакларын җәлеп итүнең мөһим ноктасы булды.– Бу мәйданчыкның элек нинди булганлыгын исегезгә төшерегез. Хәзерге хәлендә Совет мәйданы безнең өчен чиксез мөһим һәм вакыйгалар белән тулыландырылырга тиеш, – диде Радий Хәбиров. Нәкъ менә шундый фестивальләр, ил өчен гади булмаган көннәрдә безгә бик кирәк.Тантана кысаларында төбәк җитәкчесе “Беларусь” республика нәшриятына “XVI-XXI гасырларда Белоруссия халык сәнгате” китабы өчен махсус приз тапшырды. Бүләкне нәшриятның реклама бүлеге мө-дире Анжела Садовская кабул итте. Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомә-рова китап ярминкәсен оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.– Уфа дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларны үткәрү ноктасы булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Язучылар, нәшриятлар, укучылар – беркем дә битараф калмады. Кешеләр фестиваль ел саен уздырылачак дигән фикерне күтәренке рух белән кабул итте. Башкорт халкының мәкале бар: “Укучы ил чәчәк атачак, укымаган ил таркалачак”. Без күпмилләтле, укучы Русиябезнең алга таба да чәчәк атачагына ышанабыз, – диде ул. “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсенең өченче көнендә Русиянең танылган театр һәм кино актерлары, Русиянең атказанган артистлары Дмитрий Дюжев белән Дарья Мороз чыгыш ясадылар. Дмитрий Дюжев – “Евгений Онегин” моноспектаклендә, ә Дарья Мороз “Снегурочка” спектакль-концертында катнашты. Аннан соң тамашачылар “Алые паруса” фильмын карады. Ләйсән ЯКУПОВА,Зөһрә ИСЛАМОВА.