“Башкортостан” иреклеләр полкын формалаштыруны 30 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров.— Без “Башкортостан” иреклеләр полкын оештыру эшен дәвам итәбез. Анда 2,5 меңләп сугышчы исәпләнәчәк, дип фаразлыйбыз. Аларның Самара өлкәсендә хәрби әзерлек үтү өчен тулы вакыты булсын өчен бу эшне 30 июньгә кадәр тәмамлау зарур, — дип белдерде ул. Билгеле булуынча, 25 майда Чишмә районындагы Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркы территориясеннән Сергей Зорин исемендәге башкорт танк батальоны һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге башкорт зенит-артиллерия батареясе хәрби әзерлек урынына тантаналы озатылды. Ике хәрби бүлекчә дә “Башкортостан” ирекле полкы составына керәчәк.“Бердәм Русия”нең электрон алдан тавыш бирүендә 250 меңнән артык кеше катнашты”, — дип белдерде Радий Хәбиров. Элек хәбәр итүебезчә, 22-28 майда бөтен республика халкы тавыш бирүдә катнашты һәм “Бердәм Русия” партиясеннән җиденче ч