Умартачылык планета халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, “нәзек бил”ләрнең популяциясен саклап калу, генетика һәм әлеге шөгыльне популярлаштыру юнәлешендәге башка эшләр планетар масштабта тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Шушы һәм умартачылык эшчәнлеген киң җәелдерү белән бәйле башка проблемалар хакында Бөрҗән районының Шүлгәнташ тарихи-мәдәни комплексында Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан үткәрелгән фәнни-гамәли симпозиумда фикер алыштылар. Чарада, шулай ук, Русиядә умартачылык тармагын үстерү мәсьәләләре буенча җентекле сөйләшү булды. Симпозиум БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының Русия бүлеге һәм республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.Русиядә Халыкара бал корты көне дүртенче тапкыр үткәрелә һәм әлеге чара елдан-ел эшлеклерәк һәм нәтиҗәлерәк төс ала. Әлеге оешманың Мәскәү офисы директоры Олег Кобяков конференцияне үткәрү урыны буларак Шүлгәнташ тыюлыгы сайлап алынуының очраклы булмавын билгеләде.— Башкортстан балының ни дәрәҗәдә югары сыйфатлы булуын Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бик яхшы беләләр, — диде ул үзенең әлеге чараның модераторы буларак ясаган чыгышында. — Әлеге төбәк, гомумән, тоташ умартачылык тармагы өчен изге урын буларак билгеле. Биредә уникаль Бөрҗән чолык бал кортының уникаль популяциясе сакланган. Әлеге тыюлык аны авыл хуҗалыгындагы борынгы милли традицияләрнең берсе буларак саклау өчен зур көч сала. Мәртәбәле чарада мин куанычлы хәбәр белән уртаклашырга телим: Башкортстандагы чолык умартачылыгы Русиядәге беренче номинация сыйфатында дөньякүләм әһәмияттәге авыл хуҗалыгы системасы статусына тәкъдим ителде һәм аның уңай бәя алачагына ныклы ышаныч бар.Башкортстанда умартачылык тармагын үстерү өчен бөтен шартлар да бар. Бу турыда республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов симпозиумдагы чыгышында белдерде. Ул белдерүенчә, умартачылык халык шөгыленнән республикада системалы җитештерү дәрәҗәсенә күтәрелде. Әйтергә кирәк, тармакның уңышлы эшчәнлеге табигый байлыкларга гына түгел, галимнәрнең фәнни эзләнүләренә, кадрларга да бәйле. Әйткәндәй, рәсми мәгълүматлар буенча, республикада узган ел 7 мең тоннадан артык бал җитештерелгән, 12 меңнән артык умартачы һәм 300 мең баштан күбрәк умарта теркәлгән. — Бал һәм аның эшләнмәсе Башкортстан брендына әверелде. Шифалы продукт республиканы чит илләргә танытты һәм без әлеге вакытта шифалы хәзинәне Европа һәм Азия илләренә озатабыз. Бу юнәлештәге хезмәттәшлекне үстерергә теләүче илләр саны арта, — диде Фәрит Вәлитов.Министр урынбасары билгеләвенчә, умартачылык тармагын үстерүгә республика Хөкүмәте зур игътибар бирә. Җитештерүнең әлеге юнәлешен үстерү буенча 2019-30 елларга исәпләнгән комплекслы программа уңышлы эшли. Әлеге шөгыльне үстерүгә, шулай ук, дәүләт ярдәме зур этәргеч бирә. Соңгы елларда гамәлгә кергән “Агростартап” программасы грантлары нәтиҗәле. Узган ел, мәсәлән, биш умартачы әлеге программа кысаларында 13 миллион сум акчага ия булды. Бирелгән субсидиягә алар техника һәм җиһазлар сатып алды. Симпозиумның матбугат конференциясендә чарада катнашучыларны онлайн режимдагы элемтә аша Дәүләт думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары, Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыяте рәисе Вячеслав Фетисов сәламләде. Мәртәбәле очрашуда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең аквакультура һәм умартачылык буенча кафедрасы мөдире Әлфир Маннапов, Берләшкән Милләтләр Оешмасының әйләнә-тирәлек программасының Русиядәге вәкиллеге директоры Владимир Мошкало, Русия Умартачылар һәм бал корты продукциясен эшкәртүчеләр ассоциациясе идарәсе рәисе Сергей Тастан һәм башкаларның чыгышлары матбугат конференциясендә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.Владимир Мошкало, мәсәлән, планетада 80 миллионнан күбрәк умарта гаиләсе барлыгын әйтте. Аның сүзләренә караганда, 10 елда дөньяда бал кортлары популяциясе күпкә кимегән һәм моның төп сәбәпләре аерым илләрдә климат үзгәрүгә, кешеләрнең актив эшчәнлегенә һәм аграр җитештерүдә химик препаратларны — пестицидларны күп куллануга бәйле. Республиканың төрле матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда симпозиум кунаклары илдә умартачылык тармагын үстерүдәге мөһим проблемалар турында сөйләде һәм аларны хәл итүдә фәнни нигезләнгән тәкъдимнәре белән уртаклашты. Әйтергә кирәк, “нәзек бил”ләрнең күпләп метизация корбаны булуында чит илләрдән контрольсез кертелгән бал кортлары да сәбәпче. Әлеге проблемага кагылышлы проблемалар белән республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин таныштырды. Азат Салават улы белдерүенчә, республикада бал кортларын читтән рөхсәтсез кертүгә юл куймау максатында умартачылык тармагындагы бал корты гаиләләрен идентификацияләү һәм мәгълүматларны бердәм мәгълүмат системасына теркәү буенча җитди эш башланган. Оператив мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта республикадагы барлык умарталыкларның 96 проценты идентификацияләнгән. Матбугат конференциясеннән соң, дөньяда һәм илдәге умартачылык тармагындагы мөһим проблемалар турындагы сөйләшү фәнни-гамәли симпозиумда дәвам итте. Чарада катнашучылардан тыш, фикер алышуларда онлайн-режим форматындагы элемтә аша Русиянең һәм чит илләрнең бу өлкәдә эшләүче галимнәре, белгечләре һәм төрле дәрәҗәдәге халыкара оешмалар вәкилләре дә катнашты һәм бал кортларының аерым токымнарын саклау һәм үрчетү, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча тәгаен тәкъдимнәрен җиткерде.Олег Төхвәтуллин.Бөрҗән районы.