Малларны телевизордан карыйлар, дигәч тә, аларны ашату, эчерү, астын чистарту Илһам Акчуринның фермер хуҗалыгында да, ата-бабалардан килгәнчә, сәнәк, чиләк, көрәк ярдәмендә башкарыла. Ә менә малларның төгәл исәбен алып бару, көтүне һәрдаим күз уңында тоту җәһәтеннән, заман технологияләрен кыю файдаланып, хуҗалыкта чыннан да бик кирәкле һәм нәтиҗәле күзәтү системасы булдырганнар.Эш шунда, Эльза һәм Илһам Акчуриннарның Себердәге эре компанияләрнең берсендә яңалыклар кертү буенча инженер булып эшләүче уллары Рәфит фермер хуҗалыгының барлык төп җитештерү һәм саклау объектларында да “акыллы” камералар урнаштырган. Алар шулкадәр дә-рәҗәдә камил ки: фермадан ничә мал көтүлеккә чыгып, ничәсе кайтканын төгәл күрсәтеп кенә калмый, аларның колакларындагы биркаларны укып, ничәнче санлы малның кураларга кермәвен дә шунда ук махсус көйләнгән система аша фермерның кесә телефонына хәбәр итә. Өйдәге зур телевизор аша да кайсы малның кайчан фермадан чыгып, кайчан кайтуын уч төбендәге кебек күрергә мөмкин. Бу, бер яклап, фермерга көтүне даими контрольдә тотарга ярдәм итсә, терлекчеләр эшен дә бермәбер җиңеләйтә, билгеле, чөнки кайдадыр качып калган малны тиз арада эзләп, табып алу мөмкинлеген арттыра. Бәлки, шуңа да, шөкер, Батыр авылы фермеры Илһам Акчуринның хуҗалыгында соңгы чорда мал югалу очракларының да, терлекләр үлеменең дә күзәтелгәне юк. — Без ит терлекчеле-гендә махсуслашабыз. Әлеге вакытта хуҗалыкта 315 баш терлек, шул исәптән 120 савым сыеры асрала. Шуларның 90ы бүгенге көнгә бозаулады, бозаулыйсы сыерлар да бар. Бозауларны, тугач та, сыерларга кушабыз. Сөт эчкән бозау нык булып үсә һәм тиз арада авырлык та җыя. Әлбәттә, малларның шулай нык, көр булуы, беренче чиратта, үз эшен намус белән башкаручы терлекчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Бу җәһәттән терлекчелек өчен җаваплы Михаил Федяевка, аның уң куллары булган Булат Нигъмәтуллинга һәм Ринат Әҗегуловка, яше ярыйсы өлкән булса да, бүген дә көнне төнгә ялгап маллар янында мәш килүче, бигрәк тә атларны хәстәрләүче Рәфкать абый Акчуринга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар һәм башка хезмәттәшләрем, авылдашларым тырышлыгы белән, шөкер, хуҗалыгыбыз алга бара, — диде терлекчелектәге эшләр турында сөйләгәндә Федоровка районы-ның беренче фермеры Илһам Акчурин. Аңлашыла, ит терлекчелеге хуҗалык эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булганлыктан, чәчүлек структурасында да мал азыгы культураларына ярыйсы ук зур урын бирелә. Әйтик, хуҗалыкның гомум чәчүлекләре 1000 гектар булса, быел шуның 140 гектарын уҗым культуралары, 450 гектарны язгы бодай, солы, арпа биләгән. 280 гектар көнбагыш мәйданнарына бүленгән. 60 гектарда исә, өч культураны бергә кушып, вика-суданка-солы чәчкәннәр.— Шулай чәчүнең үз сере бар. Елның ничек килүенә карамастан, бу өч культураның берсе я икесе мотлак, күкрәп үсеп, артык үсеш алалмаган өченче-сенең уңышын каплатачак. Ә инде өчесе дә күкрәп үсә икән, моннан да туклыклы, файдалы һәм витаминнарга бай мал азыгы булалмыйдыр да. Һәрхәлдә, күпьеллык эшчәнлек дәверендә әлеге алым үзен һәрвакыт аклап килә, — ди Илһам Шакир улы. Аңлашыла, үстерелгән ашлыкның да шактый өлеше фураж рәвешендә терлекчелек тармагына юнәлтелә. Бу җәһәттән, Илһам Акчурин белдерүенчә, әлеге вакытта хуҗалык складларында үзләре ихтыяҗларына бер елга җитәрлек ашлык саклана. Көздән ашлыкка хак түбән булганлыктан, былтыр үстереп алынган мул уңышның терлекчелек ихтыяҗлары өчен тотынылган һәм халыкка тараткан өлешеннән калганын алар сатмаган, диярлек. Шул ук вакытта, запас күп әле дип, быелгы чәчү кампаниясенә дә һич кенә дә игътибарны киметмәгәннәр, ә аңа һәр елдагыча бик җитди әзерләнгәннәр. Аерым алганда, зур күләмдә ашлама кайтарылып, ул һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән кертелгән. Мөһим кампанияләрне иң кыска агротехник срокларда һәм тагы да оешканрак төстә үткәрү өчен көзен 5 метр киңлектәге дискатор сатып алганнар. СЗ-5,4 чәчкече дә арыш басуларын тукландыруда һәм чәчүдә үзен фәкать уңай яктан гына күрсәткән. Ваклаучы кәтүкләү агрегаты исә көнбагыш басуларын әзерләүдә һәм эшкәртүдә файдаланылган.— Без басуларда чүп үләннәре ярыйсы ук баш калкытып, аларны берьюлы эшкәртеп чәчү технологиясен алга сөрәбез. Менә әле 100 гектарда көнбагыш культурасын да яңгырлардан соң чәчүгә калдырдык. Шул рәвешле эш итеп, ике куянның койрыгын бергә тотабыз, —ди Илһам Акчурин.Хәер, чәчүлекләрне химик эшкәртү өчен дә алдынгы хуҗалыкта барысы да — ягулык та, препаратлар да җитәрлек хәстәр-ләнгән. Ә инде чәчү кампаниясендә “Агромастер” комплексын таккан “ХТЗ” тракторында эшләгән Михаил Трубицын, “Т-150” тракторында культивация үткәргән Рузан Хәмитов, “МТЗ-82” тракторында көнбагыш чәчкән Валерий Маштеллер, “ЗИЛ”да орлык һәм ашлама ташып торган Халит Акчурин, погрузчикны иярләгән Михаил Федяев теләсә кайсы техникага утырырга да, нинди эшкә алынырга да һәрвакыт әзерләр! — Шөкер эшче кулларга кытлык кичермибез! Егетләребезнең һәркайсы үз эшенең осталары һәм алтынга тиң, — диде бу уңайдан хезмәткәрләр турында да, авыл халкы хакында да һәрдаим зур социаль хәстәрлек тоеп эшләүче Илһам Шакир улы. Үзе изге күңелле һәм халыкка игелекле булганга да Федоровка төбәгенең беренче фермеры Илһам Акчуринның эшләре дә һәрвакыт уң бара. Алга таба да уңыш һәм бәрәкәт гел янәшәгездә булсын, Батыр авылының хезмәт данын һәм социаль иминлеген арттыручы, хөрмәтле фермер!Илдар Фазлетдинов.Федоровка районы.
Малларны телевизордан карыйлар, дигәч тә, аларны ашату, эчерү, астын чистарту Илһам Акчуринның фермер хуҗалыгында да, ата-бабалардан килгәнчә, сәнәк, чиләк, көрәк ярдәмендә башкарыла. Ә менә малларның төгәл исәбен алып бару, көтүне һәрдаим күз уңында тоту җәһәтеннән, заман технологияләрен кыю файдаланып, хуҗалыкта чыннан да бик кирәкле һәм нәтиҗәле күзәтү системасы булдырганнар.Эш шунда, Эльза һәм Илһам Акчуриннарның Себердәге эре компанияләрнең берсендә яңалыклар кертү буенча инженер булып эшләүче уллары Рәфит фермер хуҗалыгының барлык төп җитештерү һәм саклау объектларында да “акыллы” камералар урнаштырган. Алар шулкадәр дә-рәҗәдә камил ки: фермадан ничә мал көтүлеккә чыгып, ничәсе кайтканын төгәл күрсәтеп кенә калмый, аларның колакларындагы биркаларны укып, ничәнче санлы малның кураларга кермәвен дә шунда ук махсус көйләнгән система аша фермерның кесә телефонына хәбәр итә. Өйдәге зур телевизор аша да кайсы малның кайчан фермадан чыгып, кайчан кайтуын уч төбендәге кебек күрер