Ана кеше баласын дөньяга китергәндә барлык авырлыкларга да түзәргә риза. Иң мөһиме – нарасые гына исән-сау, сәламәт булсын. Әмма хатын-кызның баласы өчен өзгәләнүе шул көндә башлана гына әле. Инде баласы үсеп, үзе әти-әни яшенә җитсә дә, аналарча кайгыртуы кимеми аның. Баласының кечкенә уңышларын да күккә чөеп мактаучы, аларга үзеннән дә ныграк куанучы, баласы өчен чиксез горурланучы да әни кеше. Кыз баланы тәртипле, уңган, сөйкемле итеп тәрбияләргә тырышса, улын чын ир-егет итеп үстерү теләге белән яна ул. Ә бүген тормышыбыз нәкъ шушы хатын-кызлар кайчандыр кулларында күтәреп йөрткән ир-егетләр иңнәрендә.– Иптәшем белән 3 кыз, 1 ул тәрбияләп үстердек. Улыбыз 1990 елгы. Өч апа белән үскәнгәме, бигрәк туган җанлы. Кечкенәдән һәркем белән уртак тел таба белә, бөтен кешенең игътибарын яулый ала торган булып үсте. Мәктәптә дә яхшы укыды. Укытучыларыннан аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады, – дип сүзен башлады Нуриман районының Зур Тиңкәш авылында яшәүче Мәрьям Әгъзамова.Егетнең балачагы, авылда үскән башка малайларныкы кебек, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп, апалары, дуслары белән уйнап, бик күңелле үткән. Байгилде мәктәбен тәмамлагач, физкультура факультетына укырга керә ул. Анда да үзен уңышлы, акыллы студент итеп таныта. Тик 2нче курсны тәмамлагач, әти-әнисенә көтелмәгән хәбәр җиткерә.– Бер көнне Уфадан кайтты да, үзенең армиягә китәргә теләвен белдерде. “Улым, укуыңны тәмамлагач барырсың. Инде бер кергәч, кулыңа диплом алсаң, яхшырак булыр иде”, – дип тә карадык. Ә ул үзенең яшьтәшләре белән бер вакытта хәрби хезмәткә барырга теләвен белдерде. “Мин – чын ир-егет. Мин хезмәт итәргә тиеш”, – дигәч, аңа каршы төшүнең нәтиҗәсе булмавын аңладык, – ди әнисе Мәрьям апа.Егет тәүдә – Волгоградта, аннары Вологда шәһәрендә хезмәт итеп, туган якларына кайта. Чыннан да, армия – малайлардан чын ир-егет ясый торган урын. Мәрьям апаның да улы аннан кайтканда дөньяның нинди икәнлеген аңлаган, төпле фикерле, үзаллы, ышанычлы егеткә әверелгән була инде.– Арытаба укуын дәвам итәргә теләмәде. Инде без дә басым ясамадык. Улыбызның кайда да югалмаячагын аңлый идек. Тиздән ул Себер якларына вахта ысулы белән эшкә юлланды. Безгә шушы йортыбызны төзергә бик нык ярдәм итте. Һәркөн шалтыратып, хәл белешеп торды, ай саен кайтып йөрде, – ди Мәрьям апа.Егет бер кайтуында үзен башка төрлерәк тота. Кат-кат район үзәгенә барып медицина тикшерүе үтә, Уфага барып ниндидер документлар җыя.– Улым, авырыйсыңмы әллә? Ни өчен болай еш дәваханәгә йөрисең, дип сорадым бер көн. “Юк, әни, борчылма. Барысы да яхшы. Эштә медосмотр үтәргә куштылар. Шуңа гына йөрим”, – дип җавап бирде. Башка вакытта эшкә киткәндә зур-зур сумкалар белән үзенә әйберләр алып китә иде. 11 июль көнне әтисе белән капка төбенә озатырга чыкканыбыз әле дә күз алында. Өстендә гадәти генә кием. Кулында барсетка гына иде. “Әйберләр алып китмәскә булдым” – диде. Шулай без аны эшкә озатып калдык, – ди Мәрьям апа. Егет кирәкле урынга барып җиткәч тә әниләренә шалтырата. Аннан соң да көн саен хәбәрләшеп торалар. Шулай атнадан артык вакыт узып китә. Ә беркөн Мәрьям апага авыл хакимиятеннән шалтыраталар. – Башта үземнең хәлләрне сорадылар. Аннары улымны сораша башладылар. Кайда укыган, кайда хезмәт иткән, кем булып эшли, кайчан кайткан, кайчан соңгы тапкыр аралашканыбыз турында сүз барды. Мин, әле һаман берни аңламыйм. Ничек бар, барысын да сөйлим. “Мәрьям апа, улыңның, чыннан да, кайда икәнен белмисеңмени? Ул бит инде бер атна Түбән Новгородта слаживаниедә” дигәч, артыма егыла яздым. Телефонымны куйдым да, мендәргә капланып елый башладым. Әтисе ихатада нидер эшли иде, бу хәбәрдән ул да телсез калды. Кичен, улыбыз, гадәттәгечә, элемтәгә чыкты. “Улым, ни өчен шулай эшләдең? Ни өчен безгә бернәрсә дә әйтмәдең?” – дип елый-елый аннан сораша башладым. Ә ул: “Әни, борчылма. Барысы да яхшы. Мин – чын ир-егет. Илемә куркыныч янаганда, ничек тыныч кына яшәп ятыйм? Мин монда килергә тиеш идем. Әни, улыңның илне сакларга китүе белән горурлан!” – диде, – ди Мәрьям апа. Улының бүген СВОда булуына борчылса да, ананың күңелен горурлык хисе дә били. Чыннан да, безне аның улыдай ир-егетләр сакламаса, кем яклар?– Аллаһка шөкер, улым белән көн саен аралашып торабыз. Былтыр июль аенда шулай киткән иде, февральдә отпускка кайтып китте. Әле менә шунда хезмәт итә. Әлбәттә, күңел тыныч түгел, әмма улымның дөрес юл сайлаганын аңлыйм. Таза-исән булып әйләнеп кенә кайтсын, Раббым. Көн саен иртән: “Хәерле иртә, әнием. Мин сезне яратам, сагындым”, – дигән хәбәрләрен җибәрә. Миңа шуннан артык берни кирәкми, – ди ана.Әйткәндәй, Мәрьям апа үзе дә туган авылы өчен җан атып яши. 1958 елда туган ул. Инде күптән хаклы ялда булса да, авылның иң актив кешеләренең берсе.– Махсус хәрби операция башлангач, без дә көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык. Тәүдә безнең өйдә ике тапкыр өмә үткәрдек. 17шәр кеше булды. Анда без йон язып, эрләп, 58 пар оекбаш бәйләдек. Икенчесендә 30дан күбрәк пар перчатка, оекбашлар җибәрдек. Ә кем бәйли алмый, алар кибетләрдән кирәкле әйберләр сатып алып җибәрде. Шулай ук ике тапкыр Ветераннар советы рәисе Ралия Тимерҗан кызының өендә җыелдык. Анда без СВОда булган егетләргә бавырсак пешердек. Шулай ук Истирек авылында яшәүчеләр тукмач кисеп тә озатты. Әлеге вакытта маскировка челтәре үрергә планлаштырып йөрибез, – ди ул.Күптән түгел Зур Тиңкәш авылында зур вакыйга булды. 7 май көнне авыл халкы исәбенә сугыш ветераннарына обелиск ачты. Шушы изге эштә дә Мәрьям апа башлап йөрүчеләр рәтендә була.– Бездән 172 кеше бу сугышта катнашкан. Мин шулар турында бик күп чыганаклардан мәгълүмат җыйдым, – ди 14 ел авыл старостасы булган Мәрьям апа.– Элек мин китапханәдә эшләдем. Бөтен чаралар шунда үтә иде. Бик күңелле яшәдек. Хәзер инде бу эштән китсәм дә, һаман да һәрвакыт шундый җәмәгать эшләренә җәлеп итәләр. Мәсәлән, 9 май, Нәүруз һәм башка бәйрәмнәрдә ботка пешерү минем иңнәрдә. Моннан тыш, авыл фольклор коллективына йөрим. Җәмәгать эшләрендә кайнап яшәү борчулы уйлардан да арындыра, – ди ул.Чыннан да, Мәрьям апа кебек ил аналары булганда, ул үстергән хәрби кебек ватанпәрвәр улларыбыз булганда, безгә бер нәрсә дә куркыныч түгел!Гөлия Гәрәева.Нуриман районы.