Татар дин әһелләре форумы Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Аның төп максаты — татар халкының үсешен, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим булган традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм пропагандалау юнәлешендә татар мөселман дини оешмаларының тырышлыгын берләштерү, аларның үзара бәйләнешләрен ныгыту. Һәр елдагыча, форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды, делегатлар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде. 20 майда “Казан-Экспо” мәйданчыгында узган пленар утырышны Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев алып барды. Ул хәбәр итүенчә, быел форум “Русия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” Халыкара икътисади форумы кысаларында үткәрелә. Форум мәйданчыгында 84 илдән 15 меңнән артык кеше катнашкан. Ул, татар халкын бәйрәмнәр генә түгел, Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да берләштерә, дип, 6 майда Омск өлкәсендәге – Каракүл, 8 майда Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылларында чыккан янгыннарда каза күргән милләттәшләргә күрсәтелгән гуманитар ярдәмне телгә алды. Пленар утырышта татар телен, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, шулай ук Ислам мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин илебездә Ислам дини мәгарифен үстерү һәм кадрлар әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул күренекле мөселман мәгърифәтчеләре һәм дин белгечләренең мирасын сакларга һәм популярлаштырырга чакырды. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 2022 елның вакыйгаларга бай булуын искәртте һәм Русия мөселман өммәте өчен уңай үзгәрешләрне санап китте: болар – 1100 еллыкны билгеләп үтү, Ислам финансларын кертү өчен эксперимент эшли башлау, тукталып торганнан соң хаҗ кылырга мөмкинлек ачылу, Мәскәүдә мәчет салу өчен урын бирелү, Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелү... Пленар утырышта Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Русия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Әширов, Ырынбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит хәзрәт Шәрипов чыгыш ясадылар. Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Татар мәдрәсәләре – татарлык терәге” темасына чыгыш ясады. “Безнең мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә милли рух – татар рухы булырга тиеш. Милләт белән дин бергә булганда гына безнең киләчәгебез булыр. Хәзер татар кешеләренә кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгеләүчеләр һәм саклаучылар – имамнар”, – диде ул. Шушы мәдрәсә шәкертләре Нәфис Һадиев, Кәрим Хәсәнов һәм Ибраһим Шәймәрданов Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, бүген эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – татар телен һәм милли традицияләрне саклау. “Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам һәм татар теле. Алар булмаса, безнең киләчәгебез юк. Тел һәм традицияләр һәрвакыт өлкән буыннан кече буынга тапшырылган. Бу мөһим эшкә сез зур өлеш кертәсез, кадерле дуслар. Безгә киләчәктә дә очрашырга, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга, төрле проектларны бергәләп тормышка ашырырга кирәк. Барыбызга да бу эшне бергәләп дәвам итәргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте ул форумда катнашучыларга. Ахырда Рөстәм Миңнеханов дини оешма җитәкчеләренә һәм дин әһелләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, билгеле галим Марсил Фәрхшатовның булуы аеруча куанычлы. Кыйгы, Салават, Дуван һәм Мәчетле районнары имам-ахуны Марсель хәзрәт Гыйбадуллин һәм Башкортстан мөселман хатын-кызлары берлеге әгъзасы, мөгаллимә Ләүзә Исламова – Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале, Нефтекама шәһәренең “Ислам-нур” дини оешмасы имам-хатыйбы Назыйф хәзрәт Әхмәдуллин Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Форумның пленар утырышында Башкортстанның мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Розалия Халикова чыгышында республика мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул яшьләр тормышта килеп туган проблемаларга бирешмәсен, югалып калмасын өчен аларга дини тәрбия бирергә кирәк, дигән фикерне ассызыклады.Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы делегатлары “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo” хәләл азык-төлек күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә хәләл стандартлар буенча җитештерелә торган ит, сөт һәм җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер эшләнмәләре, кием-салым, сувенир продукциясе, зәркән эшләнмәләр һәм башка бик күп товар тәкъдим ителгән иде. 21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителү көне уңаеннан “Изге Болгар җыены” узды. Чара “Русия – Ислам дөньясы: KazanForum” ХIV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасының кульминациясе булды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Русия Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Русия мөселманнарының Дини мәҗлесе рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Әширов, “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы делегатлары, Русия мөфтиятләре, дини оешмалары, якын һәм ерак чит илләр, илебезнең һәм Ислам дөньясының төрле почмакларыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. “Борынгы Болгарның изге җирендә сезне сәламләвебезгә шатмын. Бер ел элек без сезнең белән Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үттек. Бу, чыннан да, тарихи вакыйга булды”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. Ул билгеләп үтүенчә, бу көннәрдә Казанда берничә мөһим чара – “KazanForum” һәм “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды. “Безне Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл үзенең визиты белән хөрмәтләде, шул исәптән ул Болгарда да булды. Ул Ислам һәм Православие хезмәттәшлегенең бүгенге көндә дөньяда булган тискәре тенденцияләргә каршы тору өчен мөһимлеген билгеләп үтте”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Чарада катнашучы дин кардәшләребез борынгы Җәмигъ мәчетендә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп өйлә намазы укыды. “Изге Болгар җыены”ның үзенчәлеге булып Дагстаннан китерелгән ядкарьләр – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләре күргәзмәсе торды. “Истәлек билгесе”ндә урын алган кыйммәтле ядкарьләр арасында – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чәче, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhе, Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhе һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhенең чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhе сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhе пычагы, Кәгъбәтуллаһның Кара ташы кисәге. Аларны җыенда катнашучылар үз күзләре белән күрде. Рөстәм Миңнеханов Дагстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерде. Болгар шәһәрчеге территориясендә кунаклар өчен сәнгать кәсепләре күргәзмәләре, ярминкәләр, осталык дәресләре, хәләл продукция һәм дини билгеләнештәге товарлар белән сәүдә оештырылган иде. Килгән кунакларны “Русия Ислам институты” һәм “Казан Ислам университеты” вәкилләре яулык һәм чалма бәйләргә, намаз укырга өйрәтте.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.Уфа – Казан – Болгар –Уфа.