Новосибирскида ковид белән авырып үлгән хатынны 2 тапкыр «җирләгәннәр». «Башта әнинең мәетен ярганнар, аннары ул үлгән», – ди мәрхүмәнең кызы. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 58 яшьлек Наталья Бронова Яңа елны бәйрәм иткәч, 1 айдан соң вафат булган. Башта Натальяның ире авырый башлый, аннары хатын үзе дә чирли. 5 гыйнварда аларның икесен дә хастаханәгә салалар. 30 гыйнварда туганнарына Наталья үлеме турында әйтәләр. «Бәйрәм көннәрендә аларга бер антибиотик кадыйлар, аның файдасы булмый. Мин алардан адекват дәвалау бирүләрен таләп итеп карадым, хастаханәгә шалтыраттым. Әтигә башка препаратны 10 гыйнварда бирделәр, әнигә үзгәртмәделәр. Дару алмаштыргач, әтинең хәле яхшырды, әни генә шул килеш калды. Өстәвенә, хастаханәдә аның рентген снимогын югалтканнар, анда үпкәләре зарарлануы күренә иде. Әни шулай дип әйтте. 2 көн узгач, әнинең сулыш алуы кыенлашты, сатурация кисәк кенә төште. Аны реанимациягә салдылар, 2 атнадан ул үлде», – Натальяның кызы Елена. Туганнары Натальяның үл
«Әнине башта ярганнар, аннары үлгән»: ковидтан үлгән хатынны ике тапкыр «җирләгәннәр»
29 мая 202329 мая 2023
1
1 мин