– Хәерле көн, балалар! – дип сәламли укытучы апалары. – Исә-ә-ә-әнмез! – дип, саф татарча җаваплый балалар. Уфаның 64нче гимназиясендә Башкортстанның атказанган укытучысы Гүзәл Курамшинаның башлангыч сыйныфларда туган тел дәресләре һәрвакыт шулай башлана.Гүзәл Ринат кызының биредә укыта башлавына тиздән 25 ел тула. Яшь укытучыларга үрнәк булырлык, тәҗрибәле педагог ул. Бервакытта да үз казанында гына кайнамый. Ачык дәресләр бирә, семинарларда катнаша, конкурсларда көч сыный. 2012 елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә финалга чыгуы да мөгаллимәнең максатчан, үҗәт булуы турында сөйли. Гүзәл Ринат кызының педагогик осталыгы бигрәк тә ул укыткан кызлар һәм малайларның уңышларында ачык күренә. Зирәк, акыллы, сәләтле аның укучылары. Республика күләмендәге олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Ә иң мөһиме – туган телебезне яратып өйрәнәләр! Башлангыч сыйныфларда 72 укучы татар теле дәресләренә йөри. – Укучыларым бик кызыксынучан, дәресләрне көтеп алалар. Әти-әнил