Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирин чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.Ларингит борчыганда тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирин чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирин чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык тастымалны чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.Циститтан. 1 аш кашыгы сирин чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә берәр аш кашыгы кабалар.Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирин чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Аны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сириннәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шулай эшләсәгез, битегез яшәрми калмас”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.Фото: pixabay.com.