Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Урман сәнәгате өлкәсендә нинди проблемалар бар?

Биредә закон чыгаручылар, эре бизнес һәм чит ил кунаклары фикерләре тәкъдим ителде. Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының Урман комплексында эшкуарлык комитеты рәисе Николай Макаров билгеләп үткәнчә, республиканың урман сәнәгате комплексы темасын һәм бу тематика белән бәйле федераль проблемаларны карау очраклы түгел.- Бу тармак безнең элекке Көнбатыш партнерларыбызның Русия Федерациясе икътисадына карата санкцияләр куллануы нәтиҗәсендә иң күп зыян күрүчеләрнең берсе булып тора. Русия урман сәнәгате комплексы продукциясенең шактый өлеше Көнбатыш базарларга юнәлтелгән. Аерым алганда, фанера һәм плитә продукциясенең 80 проценты Европа өчен билгеләнгән. Бүген бу күләмнәр башка базарларга китә. Бу мәсьәләдә безгә дус дәүләтләрдән коллегаларыбыз актив ярдәм итә. Беренче чиратта алар - Кытай, Һиндстан, БДБ илләре, - дип билгеләп үтте Николай Макаров.Шулай ук, секция барышында бу өлкәдә эшләүче эшкуарларга ярдәм итү чаралары да каралды.