Бүген, 29 майда, Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучылар һәркем өчен мәҗбүри булган урыс теленнән имтихан язалар. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел урыс теле буенча БДИда катнашу өчен 14 944 укучы гариза биргән.Ведомствода ачыклаганча, төп имтихан чорында аудиторияләрне онлайн-видеокүзәтү йөз процент булачак. Моннан тыш, БДИда да, төп дәүләт имтиханында да аудиторияләрдә имтихан материалларын бастыру технологиясе кулланыла."Урыс теле - мәҗбүри имтихан, ул аттестат алу өчен кирәк. Урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәкле минималь балл — 24 , югары уку йортларына керү өчен минималь чик - 36 балл. Кызыл аттестат алу өчен ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк», — дип хәбәр итәләр төбәк министрлыгында.Төбәк дәрәҗәсендә урыс теле буенча нәтиҗәләр 16 июньдә рәсми игълан ителәчәк. Унберенче сыйныф укучылары өчен 1 июньгә математика (база һәм профиль дәрәҗәләре), 5 июньгә — тарих һәм физика, 8 июньгә — җәмгыять белеме, 13 июньгә — биология, 13 июньгә — чит телләр (язма өлеш), 16 һәм 17 июньгә — чит телләр ( сөйләм өлеше), 19, 20 июньгә информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар билгеләнгән. Фото: egevpare.ru