Министрлыктан хәбәр итүләренчә, аңа билгесез кешеләр шалтыратып, акчаны «имин счетка» күчерү өчен кредит алырга күндергән. Пенсионер банкка килгән һәм 350 мең сум кредит алырга теләгән.- Банк хезмәткәре кредитның максатлары турында берничә тапкыр сорау биргән, - диләр ведомствода. - Әмма зыян күрүче, телефон аша алынган күрсәтмәләрне үтәп, акчаның гаилә ихтыяҗлары өчен кирәклеген аңлаткан.Шулай да банк хезмәткәре әбигә телефон мошенникларының хәйләләре турында аңлата алган. Клиент аңлап алган һәм үзе белән нәкъ шундый хәл булуын әйткән. Банк хезмәткәре шундук полициягә хәбәр иткән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 10нчы полиция бүлеге начальнигы Ренат Закиров банк хезмәткәре Зарина Вәлиевага уяулыгы өчен рәхмәт белдергән. Барлык банк хезмәткәрләре дә шундый уяу булса иде!Фото: "УМВД по Уфе"