Бәйрәмнең беренче көнендә проект белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танышты, ул картада үзенең Ишембай районын карады.Һәр муниципаль берәмлек картада үз төбәгенең уникаль, таныла торган картинасын тәкъдим иткән, районда яшәүче халыкларның орнаментларын, традицион символларны, тарихи, географик, сәнгать, сәнәгать, табигый, яки башка объектларны кулланган.Әзер картаның зурлыгы 1,5 х 2 метр тәшкил итә, ул төбәкнең һәм Уфаның осталары тарафыннан чигелгән. Картада республиканың 54 муниципаль районы сурәтләнгән. Эштә төрле чигү техникасы һәм төрле материаллар кулланылган: алар - ярымкыйммәтле ташлар, сәйлән, энҗе, тасмалар, күн, киез, алтын һәм көмеш җепләр.Рәсми ачылышта Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Салават Кирәев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул чигелгән картаның кыска вакыт эчендә ясалганын билгеләп үтте.- Чигелгән карта белән эш әле тулысынча тәмамланмаган - проект каталогы әзерләнә. Август аенда Башкортстанның чигелгән картасы Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә «Чигелгән Русия» Бөтенрусия фестивалендә тәкъдим ителәчәк, — диде Салават Илгиз улы һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.Исегезгә төшерәбез, "Башкортстанның чигелгән картасы " — ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, республика районнары һәм чигү осталары тарафыннан Башкортстан Башлыгы грантына гамәлгә ашырылучы проект. Бу - муниципалитетларның мәдәният бүлекләре вәкилләренең, осталарның, рәссамнарның һәм дизайнерларның зур эше.Фото: Башинформ