Чарада укытучылар, укучылар, урындагы татар автономиясе бүлекчәсе әгъзалары, авылның “Ләйсән” татар хатын-кызлары җыр ансамбле катнашты. Авыл район үзәгеннән 12 километр ераклыкта биек, хозур Мөлчек таулары итәгендә урнашкан. Бу чарада “Мөлчек-Муенчак” риваяте, авыл тарихы, авылдан чыккан бөек шәхесләр, искиткеч матур урыннар, елгалар турында сөйләделәр. “Мөлчек-Муенчак” риваятен шушы авылда туып-үсеп, шунда гомер итеп, шигырьләр иҗат итүче Дания Каюмова аңлаешлы һәм истә калырлык итеп сөйләп, авыл тарихына кызыксыну уятты. Мәктәптә озак еллар татар теле укытучысы булып эшләүче, туган авылы турында җырлар, шигырьләр иҗат итүче Наил Нурыев яңа гына язган шигырен сөйләп ишеттерде. Ә инде авыл очында челтерәп агып яткан “Фазыл чишмәсе”нең тарихы белән балаларны Фәүзия Әкрам кызы таныштырып үтте. Чараны “Безнең Мөслим” дигән җыр белән “Ләйсән” төркеме тәмамлады. Балаларга да, килгән кунакларга да чара бик ошады.