Кырмыскалылылар, күркәм традицияне саклап, елның-елында 28 майда очрашып тора. Хәрби киемнәрдән, күкрәкләре батырлыкларын данлап кояш нурында чагылган орден-медальләр тулы ир-егетләребез бер-берсе белән кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл белешәләр, хезмәт иткән елларын искә алалар. Быел Чик сакчылары гаскәрләренең 105 еллыгы уңаеннан тантана сәбәпчеләре өчен бай программа әзерләнде. Иртән махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек күрсәтеп, район үзәге урамнары буйлап үттеләр. Автойөрештән соң тантаналы чара Җиңү паркы биләмәсендә 2017 елда барлыкка килгән Чик сакчыларына куелган һәйкәл янында дәвам итте.Тантана сәбәпчеләрен Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов, район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, запастагы чик сакчылары ветераннарының Кырмыскалы районындагы иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Маннанов, килгән кунаклар сәламләде. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, чик сакчылары хәрәкәте районыбыз тормышында актив катнаша, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча зур өлеш кертә. 2016 елда барлыкка килгән оешма бүген төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Аның җитәкчесе Рөстәм Маннанов билгеләвенчә, эшчәнлеген алар үзләренең хезмәттәш дуслары истәлегенә һәйкәлләр булдырудан башлаган. Бу изге эш ветераннарны тагын да берләштереп җибәргән. Хәзер инде аларның көче белән Кырмыскалы районында 7 шундый һәйкәл барлыкка килде. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерүгә дә зур өлеш кертәләр. Шулай, быел Урал авылындагы өч дистә ел элек куелган һәйкәлне яңарттылар. Кәчүән авылында да шундый ук яңа һәйкәлне ачуда чик сагы ветераннарының өлеше бик зур булды. Әлеге вакытта Илтуган авылындагы тарихи музейны төзекләндерүдә катнашалар. “Яшь армиячеләр” дә аларның флагы астында эшли. Зәки Бикбаев һәм Рамазан Шәймәрданов җитәкчелегендәге районыбызның мәктәп укучылары Ленинград өлкәсендә барган эзләнү эшләрендә - “Хәтер вахтасы” акциясендә елның-елы катнаша.Шулай ук запастагы чик сагы ветераннары районда кул көрәше буенча түгәрәк ачуга иреште. Хәзер анда балалар һәм яшьләр спортның бу төре белән рәхәтләнеп шөгыльләнә һәм физик әзерлеген ныгыта ала. Гомумән, байтак авыл биләмәләрендә иҗтимагый оешманың бүлекчәләре патриотик юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Шул ук вакытта Рөстәм Фәйзрахман улы Бозаяз, Атҗитәр, Сихонкин, Суык-Чишмә һәм башка берничә авыл биләмәсендәге бүлекчәләрнең эшчәнлеген җанландырырга кирәклеген дә ассызыклады.Иҗтимагый оешма рәисе, хәрби комиссарның сүзләрен куәтләп, хезмәттәшләрен әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашырга, контракт буенча хезмәт итәргә һәм Ватанны саклау эшенә янә үз өлешләрен кертергә чакырды. Бу безнең өчен намус эше, дип билгеләде ул. Әйткәндәй, әлеге чарада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Урал авылы егете дә катнашты. Үзе аз сүзле булгач, әңгәмәгә авылдашлары кушылды. Бик тырыш, уңган, шул ук вакытта тыйнак һәм аз сүзле, диләр аның турында. Позывное да бит - "Молчун”. Махсус хәрби операциягә ул мобилизация башлангач та үз теләге белән киткән. Башкача мөмкин дә булмагандыр. Армиядән соң контракт буенча хезмәт иткән. Шуңа Ватанга хезмәт итүне ул үз бурычы дип саный. Менә әле үзе монда булса да, андагы хезмәттәшләрен уеннан чыгармый. Ярты ел буе беренче линиядә булырга туры килгән. Ялы тәмамлану белән ул янә махсус хәрби операция зонасына юлланачак. Гаиләсе һәм барлык авылдашлары аның исән-имин туган авылына әйләнеп кайтуын көтеп торачак. Тантаналы җыелышта активистлар район хакимияте һәм Чик сакчылары ветераннарын һәм запастагы хәрби хезмәткәрләрен берләштерүче “Граница” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде.Һәйкәлләргә чәчәкләр салганнан соң, тантана сәбәпчеләре “Ак күл” ял һәм мәдәният паркына юнәлде. Биредә алар өчен автоматны сүтеп җыю, винтовкадан ату, аркан тартышу кебек ярышлар оештырылды.Чик сакчылары бүген дә сафта кала. Әлеге егетләр белән авылдашлары горурлана. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын, ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәрдаим искә төшереп искә алалар һәм яшь буынга үрнәк булып торалар.Фото: Эльвира Ямалетдинова.