Республика дәрәҗәсендәге чараның оештыручылары сыйфатында Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм республика Халык иҗаты үзәге белән берлектә Октябрьский шәһәр округы хакимияте чыгыш ясый. Узган елда үткән чара киң билгеле курайчы Гата Сөләймановның 100 еллыгына багышланган иде. Шәһәрнең Мәдәният сараенда Курай бәйрәмен ачу тантанасында конкурста катнашучыларны, бәйгенең жюри әгъзаларын һәм кунакларын Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, республика Халык иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Эльвира Әхмәтҗанова ихлас тәбрикләп, иҗади уңышлар теләделәр. Бәйрәмне ачу тантанасы барышында бәйгедә катнашучылар һәм жюри әгъзалары курайчылар гимнын — “Урал” башкорт халык көен башкарды. Осталык дәресләрендә исә бәйгечеләр тәҗрибә уртаклашты, күнекмәләр үтте. Кичке якта “Йолдызлы” паркында курайчыларның зур концерты оештырылды. Электән килгән гадәт буенча, курайчылар, яшь агач үсентеләре утыртуда катнашып, Октябрьскийны яшелләндерүгә үз өлешен кертте. Конкурста республиканың 16 районыннан һәм 8 шәһәреннән, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән барлыгы 292 оста чыгыш ясады. Бәйгенең жюри составына курай сәнгате өлкәсендә бай тәҗрибәле белгечләр кергән иде. Курай бәйрәменең йомгаклау концерты һәм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шәһәрнең мәдәни тормышында зур вакыйга саналырга хаклы. — Истәлекле чарага шәһәребезнең иң лаеклы иҗади коллективлары, киң билгеле сәнгать әһелләре җәлеп ителде, — ди бу уңайдан шәһәр Мәдәният сараеның сәнгать бүлеге җитәкчесе Светлана Ибраһимова. — Быелгы чараны халык иҗаты коллективлары арасында республикада киң билгеле, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусина җитәкчелегендәге “Аяз” ан- самбле чыгышлары бизәде. Иван Фалькин җитәкчелегендәге хореография иҗади коллективының уңышлы чыгыш ясавын да билгеләр идем. Гомумән, мәртәбәле бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур тырышлык салынды, башкорт халык уен коралының данын арттыручыларга бөтен шартлар булдыруны намус эше итеп карадык. Курайчылар конкурсын йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхиянов тәбрикләүләреннән башланды. Октябрь Рәис улы чыгышында бәйрәм оештырыла башлагач, курайның мәдәни өлкәдә шәһәр бренды дәрәҗәсенә күтәрелүен билгеләде. Гомумән, курай Башкортстанның дәүләт символлары рәвешендә ныгыды, патриотик тәрбия эшендә дә мөһим урын алып тора, курай моңының халыклар дуслыгын ныгытуда да әһәмияте бәһаләп бетергесез, дип ассызыклады Октябрь Латыйпов. Илнур Илдар улы республика күләмендәге мәдәни чараларны оештыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Октябрьский шәһәре хакимиятенә, аның мәдәният бүлегенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Курай бәйрәменең республика җитәкчелегендә яклау табуын, ә моның милли уен коралының абруе артуга китерүен билгеләде. Конкурста җиңүчеләрне һәм мактаулы урыннар яулаучыларны бүләкләү тантанасы күтәренке рухта барды. 22 тапкыр үткәрелгән бәйгедә барлыгы 5 меңнән артык курайчы катнашкан. Әйтергә кирәк, курай данын арттыручылар сафлары елдан-ел ныгый, бәйгедә катнашучылар арасында өлкәннәр белән яшь буын вәкилләре быел да бихисап булды, иң мөһиме – аларга кадер-хөрмәт тә тиешле дәрәҗәдә күрсәтелә. Быелгы бәйгедә катнашкан Баймак районыннан Риф Каипкуловка һәм Мәләвездән Самир Латыйповка иң яшь курайчы буларак истәлекле бүләк тапшырылуы да шул хакта сөйли. Жюри әгъзаларының уртак фикере буенча, курай бәйгесенең иң дәрәҗәле бүләге – Гран-при һәм 100 мең сумлык акчалата бүләккә лаек дип Уфа шәһәре өчен чыгыш ясаган Вилдан Дәүләтбирдин табылды. Ул Бөрҗән якларында туып-үскән, соңгы чорда язмышын республика башкаласы белән бәйләгән, хәзерге вакытта 13нче мәктәптә курай буенча дәресләр алып бара. Шуны да билгеләп үтик: Октябрьскийдагы Курай бәйгесендә Вилдан 9 тапкыр катнаша, үткән елда беренче урынга чыга. Тырышкан — тапкан, ташка кадак каккан, диләр. Ниһаять, максатына иреште курайчы! “Кызыл таң” укучылары исеменнән югары казанышы белән ихлас котлыйбыз! Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.