Бәйрәм күңелле җырлар, бию, уеннар белән үрелеп барды. Олы Ака авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вадим Шаһибитдинов кунакларны бәйрәм белән котлады. Чарада авылдан күп кенә парлы гаиләләр, хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, “Зөбәрҗәт” татар халык фольклор төркеме һәм күрше авыллардан да кунаклар катнашты. Бәйрәм Хәния Фәрхи репертуарыннан “Су буенда балтырган” дигән җыр белән башланып китте. Оста пешекчеләр кызлар җыеп китергән балтырганнан умач уып, олы казан асты, аш пешереп, самавыр кайнатып, килгән кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Бу авылда халкыбызның борынгы бәйрәмнәре бик еш үтә. Халык аларга бик теләп йөри. Бу бәйрәмнән беркем дә өенә кайтырга ашыкмады. Җыр, бию, гармун тавышы яланда кичкә кадәр яңгырап торды. Хозур табигать кочагында үткән чара онытылмаслык җылы тәэссоратлар калдырды.