Быел «1000 велосипедчы көне» үзенең унике еллык тарихында беренче тапкыр традицион киңкүләм велоузыштан түгел, ә профессиональ велоузышчылар һәм һәвәскәрләр арасында ярышлардан башланды.15 чакрымга ярыш Башкортстанның иң көчле спортчыларын җыйды. Масс-стартта һәм индивидуаль ярышлар Октябрь проспектының юл өлеше буйлап узды."1000 велосипедчы" ярышы нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Ольга Кондратенко җиңү яулады. Ир-атлар арасында иң көчлесе Данил Конотоп булды.Велоколоннаны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский, шулай ук велоспорт буенча республика Олимпия резервы спортчылары җитәкләде.Фото: bashinform.ru