Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иң яхшы сәдака – су

“Иң яхшы сәдака - су белән сугару”, - дигән хәдиснең тарихы болай: Сәгыйть исемле бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килә һәм аңа сорау белән мөрәҗәгать итә: “Йә, Пәйгамбәр, әти-әнием исән вакытта мин аларга сәдака кыла идем, аларны тәрбияли идем. Хәзер әнием вафат. Аңа нәрсә белән сәдака кылу хәерлерәк булыр?” Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа: “Су белән”, -- дип җавап бирә.Гади кеше бу сүзләрне бер стакан су бирү дип аңлар иде. Ләкин сәхабәләр бик тирән фикер йөрткәннәр. Бу кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җавабын алгач, үз әнисе хөрмәтенә кое казыта һәм аңа әнисенең исемен куша. Кеше шул коедан су алган саен Сәгыйтьнең анасына һәм аның үзенә дә сәдака, әҗер-саваплар була. Шулай итеп, су бик яхшы сәдака булып тора”, дип язды Габделхак хәзрәт Саматов.Фото: Фәнүз Хәбибуллин