Җәвит Шакиров тормыш иптәше Зөлфия Шакированы искиткеч матур сүзләр язып, туган көне белән котлаган.«Бүген барыбыз өчен дә кадерле, яраткан, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган, гаиләбезнең нуры, кояшы, җылысы, яраткан хатыным, балаларыбызның әнисе, оныкларыбызның дәү әнисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, эстрадада, профессиональ сәхнәдә үз урыны, үз фикере булган, җырчылар арасында хөрмәткә лаек, тамашачыларыбызның матур җырлары белән сөендереп, бүгенге көндә дә иҗатта дәртләнеп эшләүче, бик күпләргә үрнәк Зөлфиякәемнең туган көне.Минем бәхетемә генә тугансың син, Зөлфүшем. Инде 36 ел гомер сукмагын бергә атлыйбыз. Төрле чаклар булды - сынмадың-сыгылмадың. Дошманнарның этлекләренә син эшең белән җавап бирә белдең. Аларны сүз белән түгел, эш белән җиңеп була дип, мине дә эшкә дәртләндереп тордың.Син көчле дә, киң күңелле дә, ялганны яратмый, кешенең күзенә карап дөресен әйтә ала торган кеше. Шуңа да сине яраталар. Син гаилә, дуслар, туганнар өчен беркайчан үзең