Мәсәлән, Владимир Мединский Архангель районыннан гаиләгә «Инҗәр» гәзитен бүләк итте. Язылу квитанциясендә ул «Дошманны тар-мар итеп, өйгә кайтырга!", - дип язды, СВО зонасында булган барлык сугышчыларыбызга юллап. Радий Хәбиров Дүртөйледә яшәүче гаилә өчен «Өмет» гәзите яздырды. Акциягә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин да кушылды. Ул Федоровка районыннан гаилә өчен «Ашкадар таңнары» гәзитен яздырды.Бүген «Китап-байрам» халыкара ярминкәсендә «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Яхшы подписка» акциясен үткәрә. Монда теләгән һәркем СВОда катнашучыларның гаиләләренә яраткан басмаларына подписка бүләк итә ала.Моның өчен «Игелекле эшләр картасы»нда адресны күрсәтеп тутырылган квитанция сайларга һәм «Эстафета»ны ике дустыңа тапшырырга кирәк.Фото: Булат Маликов.