Форум үз мәйданчыгында илнең 14 төбәгеннән һәм сигез чит илдән 3,5 мең катнашучыны җыйды.Утырышта чыгыш ясаганда төбәк Башлыгы санкция басымы шартларында икътисадның тотрыклы үсеш алуын билгеләп үтте һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге бурычларны билгеләде.Юнәлешләрнең берсе - яңа проектларга ярдәм итү өчен закон базасын модернизацияләү. Аерым алганда, проектларга өстенлекле статусы алу һәм салым преференцияләре бирү өчен инвестицияләр күләме буенча таләпләрне киметү планлаштырыла.- Без бизнеска нәрсә комачаулаганын, инвестицияләрне тоткарлаганын җентекле анализладык. Нәтиҗәдә, безнең инвестиция законнары шактый яңартылды, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Мин республика Хөкүмәтенә 2023 елның 1 июленнән инвестиция законнарының яңа, иреклерәк чаралары эшли башласын өчен йөкләмә бирдем инде. Бу - өстенлекле инвестиция проекты статусын һәм инвестиция эшчәнлеге өчен җир алуның гадиләштерелгән ысулы.Республика яңа инвестицияләр җәлеп итүнең югары потенциалына ия. Дүрт ел рәттән төбәк икътисадына кертемнар күләме арта. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ул 512,4 млрд сумга җиткән.- Бу - бик җитди адым. Әмма без югары планкага омтылырга тиеш - республика икътисадына елына 1 трлн сумга кадәр җәлеп итәргә, - диде Радий Хәбиров.Пленар утырышта Радий Хәбиров киләчәктә республиканың визит карточкаларының берсе булачак уникаль проектны тормышка ашыру турында сөйләде. Сүз төбәк территориясендә Белорус зубрлары популяциясен үрчетү турында бара.***Утырышның көн тәртибе кысаларында сәламләү сүзе белән Русия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе, Русия–Африка партнерлык форумы секретариаты җитәкчесе Олег Озеров чыгыш ясады. Ул Көнбатышның хәзерге санкцияләр сәясәте Русиянең үсеш мөмкинлекләрен чикләүгә юнәлтелгән, дип саный.– Шул ук вакытта Африка илләренең күпчелегендә, кайбер башка дәүләтләрдә Русия белән хезмәттәшлек итүгә ихтыяҗ гаять зур - диде Олег Озеров. - Бүген безнең союздашлар пулы формалаша, алар белән без җиңнәребезне сызганып эшләргә тиешбез.Ул, Башкортстанда халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал формалаштырылган, дип өстәде.Башкортстан Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров соңгы дүрт елда Урал аръягының социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, бу чорда икътисадка инвестицияләр күләме 82 млрд сумнан артып киткән. 200 яңа проект гамәлгә ашырылган.***Утырыш ахырында уңай эшлекле климат булдыру буенча эш нәтиҗәлелеге рейтингы лидерларын бүләкләү тантанасы булды.Мәсәлән, авыл муниципаль берәмлекләре категориясендә беренче урынны - Шаран, икенче урынны – Уфа, өченче урынны Стәрлебаш районнары алды.Үзәкләре шәһәр торак пунктлары булган авыл муниципаль берәмлекләре категориясендә беренче урынны - Благовещен, икенче урынны - Туймазы, ә өченче урынны Мәләвез районы алды.Шәһәр округлары арасында Уфа лидер булды, ә икенче һәм өченче урыннарны Нефтекама һәм Стәрлетамак алды.