Без, журналистлар, әлеге чараны халыкара күләмдә яктыртып кына калмыйбыз, ә үзебез дә турыдан-туры катнашабыз.Бүген «Китап-байрам» ярминкәсе кысаларында 12-13 сәгатьләрдә безнең «Кызыл таң», «Тулпар», «Әллүки» редакцияләре татар халык костюмнары элементларын ясау буенча мастер-класс үткәрде.Осталык дәресе "Кызыл таң"ның гимны белән башланды. "Кызыл таң" гәзите журналисты Зөһрә Исламова җыелучыларны калфак тегү һәм чигү нечкәлекләре белән таныштырды. Зөһрә күптән шушы эш белән шөгыльләнә, аның искиткеч нәфис калфаклары бик күп хатын-кызларны бизи.Җыелучылар Зөһрә Наил кызының осталыгына соклану белдерде, калфак тегүдә үзләре дә теләп катнашты.Бу сәгатьләрдә "Кызыл таң" зонасы яныннан кеше өзелмәде. Кырмыскалы районыннан килгән сәнгать осталары һәркемне җыр-моң белән каршы алды, тыпырдатып биетте дә, моңлы итеп җырлатты да. Юлия Төхбәтуллина фотолары.