Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«Китап-байрам» ярминкәсендә сюрпризлар күп булачак!

Сорауларның берсе фестивальнең оештыру дәрәҗәсе турында булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, бүген фестивальнең беренче көне буларак - бик мөһим көн. Ярминкә өч көн узачак, оештыручыларның төп бурычы - аның программасына китап белән якыннанрак танышу өчен мөмкин кадәр күбрәк бала җәлеп итү. Совет мәйданында шулай ук чаралар күп оештырыла. Бүген Башкортстанның Милли музеена Коръән Осман күчермәсе тапшырылды. Журналистлар төбәк җитәкчесенә ярминкә кунакларын тагын нинди мөһим вакыйгалар көтүе хакында сорау бирде. - «Китап-байрам» беренче Халыкара китап ярминкәсендә сюрпризлар күп булачак. Әлбәттә, минем өчен Коръән тапшыру - ул төп вакыйга. Чын Изге кулъязма тарихи рәвештә Үзбәкстанда сакланган. Төркестандагы сугыш хәрәкәтләре вакытында аны Санкт-Петербургка җибәрәләр, шуннан соң мөселман җыелышы үтенече буенча ул 1918 елдан 1923 елга кадәр Уфада саклана. Аннары Үзбәкстан үтенече буенча без бу китапны Ташкентка җибәрдек. Ул бер генә данәдә ясалган һәм алтын белән язылган. Аны бөтен дөньяга танылган каллиграфия остасы һәм Изге язманы белүче Хәбибулла Солиев ясаган. Аңа бик зур рәхмәт. Шуңа күрә шәхсән минем өчен бу безнең китап ярминкәсендә иң мөһим вакыйга. Монда һәркем бу көннәрдә үзенә ошаган шөгыль табар дип уйлыйм, - дип белдерде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru