Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров “Башкортстан урыслары соборы”ның 25 еллыгында катнашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.- 25 ел элек төзелгән “Башкортстан урыслары соборы” бөтен республика белән бергә үсте, ул кичергән авырлыкларны, шатлыкларны кичерде. Башкортстан - күп милләтле һәм күп динле җәмгыять һәм Урыслар соборы анда аерым урын алып тора. Бу - зирәк, иҗади оешма, җәмгыятебезне ныгытучыларның берсе. Бүген безнең ил һәм республика аеруча катлаулы чор кичерә һәм бу көннәрдә төрле милләт вәкилләре булган күп кенә оешмалар берләште. Безнең милләтара бердәмлегебез дошманнарыбыз тарафыннан көнләшү һәм һөҗүм итү предметы булып тора, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Республика Башлыгы иҗтимагый оешма республикадагы бердәмлекне һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә үз өлешен кертүе өчен “Башкортстан урыслары соборы” әгъзаларына рәхмәт белдерде.Радий Хәбиров бер төркем иҗтимагый оешма әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.“Тормыш шулай килеп чыга ки, хәзер “күмәк Көнбатыш” көчләре ярдәмендә, урыс мәдәнияте, тарихы, тел куыла. Алар өчен бөтен урыслар кызыл чүпрәк кебек, алар безне күрә алмыйлар, чөнки безнең өстенлекне һәм киң күңеллелекне аңлыйлар. Бу шартларда Урыслар соборы ялгызы гына калмады, аның тирәсендә урыс халкы белән башка милләтләр берләште, алар: “Без барыбыз да урыслар һәм берәүне дә рәнҗетмибез! Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” - дип ассызыклады республика Башлыгы.Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев чыгыш ясадылар. Чараны “Башкортстан урыслары соборы”ның идарә рәисе Валентин Павлов алып барды.“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы 1998 елның мартында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов башлангычы белән оештырыла. Куелган максатларны гамәлгә ашыру өчен, республикада оешманың 70 бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Ел саен ике меңнән артык чара уздыручы Собор эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләр буенча төзелә: мәдәният һәм тел сәясәте, мәгърифәтчелек эше, милли сәясәт, урыс җирлекләре һәм Башкортстан храмнары тарихын торгызу эше, спорт һәм яшьләр сәясәте, редакцион-нәшрият һәм күргәзмә эшчәнлеге.Соборның төп максатлары булып рухи бердәмлек, ватанпәрвәрлек идеяләрен булдыру һәм тарату, республика урыс гражданнарының үзенчәлекле мәдәниятен үстерү, төрки һәм фин-угыр халыкларының рус һәм славян мәдәниятен үзара багланышларын баету, урыс телен саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен торгызуга ярдәм итү тора.Соборның Башкарма комитет башлангычы белән Башкортстанда Халыкара Аксаков бәйрәме, Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре, “Никола Вешний” бәйрәме, Балакатай районында урыс җырлары һәм такмаклары төбәкара бәйрәме, Масленица бәйрәме, “Керещение салкыннары”популяр музыка һәм бию төбәк фестивале, “Кызыл Ярда без булдык” борынгы урыс җырларының фольклор бәйрәме, Федор Шаляпин исемендәге “Дебют” яшь вокалистлар конкурсы, “Родник” балалар-яшүсмерләр әдәби конкурсы, Бөредә һәм Уфада Свиридов көннәре, ел саен уздырыла торган “Урыс җыры” ачык фестивале һәм республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларга әверелгән башка чаралар уза.Оешма Башкортстан урыс җәмәгатьчелегенең рухи бердәмлек, республика халыклары дуслыгы, ватанпәрвәрлек, туган якка һәм аның халыкларына мәхәббәт идеяләрен формалаштыруга һәм таратуга юнәлдерелгән тырышлыкларын берләштерү максатларына хезмәт итә.“Башкортстан урыслары соборы” республика территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләре белән уртак мәдәни-агарту эшенә төбәк халкын җәлеп итеп хезмәттәшлек итә.Конференция кысаларында “Мин урыс!” яшьләр флешмобы узды, “Торатау” Конгресс-холлы фойесында тематик күргәзмәләр булды. Конференциядә катнашучылар бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды, шулай ук Совет мәйданында узачак “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсен ачу тантанасында катнашты.Фото: Фәнүз Хәбибуллин