Анда шагыйрь һәм публицист Илья Эренбургның Бөек Ватан сугышы елларында башкортларның батырлыклары турында мәкаләсе бар. "Китап-байрам” ярминкәсе кунагы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән бергә республика гәзитләрендә һәм журналларында архив мәкаләләренең күчермәләре белән танышты. Владимир Мединский төрле елларда «Республика Башкортостан» гәзитендә басылган танылган совет шагыйрьләре һәм язучылары, аерым алганда, 1942 елда башкортларның батырлыкларын сурәтләгән Илья Эренбург мәкаләсе белән кызыксынды.Кунак бүләккә архив материалының күчермәсен бик теләп кабул итте.